Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 21 нче утырышында 2020 елда ТР башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында отчет каралды.
Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2020 елда ТР башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында төп докладны ТР Премьер-министры Алексей Песошин ясады.
Алексей Песошин әйтүенчә, өлешләп төзелештә алданучылар проблемасын быел тулысынча ябу планлаштырыла.
2020 елда өлешләп төзелештә катнашкан 398 кеше өчен 7 объект кулланышка тапшырылган. “Хәзер 2,5 мең өлешче үз акчасын керткән 13 объект эшләп бетерү стадиясендә. Быел өлешләп төзелештә алданучылар проблемасын тулысынча ябарбыз дип планлаштырабыз”, - диде ул.
Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 30,8 млрд сум акча күчерелә. Бу акчага 300 ләп объект төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк.
“2020 елда республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 30,7 млрд сум акча юнәлдерелгән, шул исәптән федераль бюджеттан — 22,3 млрд сум. Бу акчага 348 объектта капиталь ремонт үткәрелде”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры Алексей Песошин.
Ул, шулай ук, 50 республика программасы гамәлгә ашырылганын искәртте. Алар буенча 3725 объект төзелгән һәм төзекләндерелгән. Бу максатларга 54 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
“Быел 47,7 млрд сумга 44 программа гамәлгә ашырылачак. Шулар арасында мәктәп ашханәләренең азык-төлек блокларын капиталь төзекләндерүгә кагылышлысы бар. Быел шундый 198 объектка 1 млрд сум акча бүлеп биреләчәк”, - диде Алексей Песошин.
Ул былтыр илкүләм проектлар һәм республика программалары буенча Татарстанда 10 мәктәп һәм 28 балалар бакчасы төзелгәнен искәртте. Быел 6 мәктәп ачылырга тиеш.
Татарстанда быел автомобиль юллары, күперләр һәм юлүткәргечләр төзелешенә һәм реконструкциясенә 36 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.
“Быел барлык юл эшләре юнәлешләре сакланачак. Бу максатларга 36 млрд сум акча юнәлдереләчәк, шул исәптән федераль казнадан – 9,6 млрд сум”, - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры.
Ул былтыр юл-транспорт комплексына 39 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгәнен искәртте. Аларның 6,8 млрд сумы — федераль бюджеттан. Бу акчага 62 км автомобиль юлы, 4 юлүткәргеч, 13 күпер төзелгән һәм төзекләндерелгән, 372 км төбәк әһәмиятендәге юл һәм 6 күпер ремонтланган.
11 торак пункт каты өслекле юл белән тоташтырылган. “Фермер хуҗалыкларына илтә торган 32 юлны төзү эшләре башкарылган һәм бакчачылык ширкәтләрендә 22 юл ремонтланган”, - диде Алексей Песошин.
11 балалар лагерена юл озынайтылган һәм барлыгы 669 км озынлыктагы торак пунктларда юл-урам челтәре объектлары норматив халәткә китерелгән.
Республиканың хезмәт базарында вазгыять берникадәр тотрыкланган. Быел 21 апрельгә 24 мең 300 мең эшсез кеше теркәлгән. Ел башы белән чагыштырганда, аларның саны кимегән.
“Республиканың хезмәт базарында вазгыять берникадәр тотрыкланды. Сентябрь пик чоры булды, анда эшсезләр саны 79 мең кешегә җиткән иде. Ел башына аларның саны 38 мең 651 кешегә калды. Хәзер динамика яхшыра бара”, - диде ТР Премьер-министры.
Узган елда ул эшсезләргә пособие 8 меңнән 12 мең 300 сумга кадәр арттырылганын искәртте.
“Тулаем алганда, социаль ярдәм күләме биш тапкырдан күбрәккә артты — 4,3 млрд сумга кадәр җитте. Хезмәт базарында киеренкелекне киметү һәм вакытлыча эш урыннары булдыру өчен 112 млн сумга якын акча юнәлдерелгән”, - диде Хөкүмәт рәисе.
Бу 4 меңнән артык кешенең, шул исәптән эштән китү куркынычы янаганнарның да мәшгульлеген саклап калу мөмкинлеге биргән.
Татарстан Хөкүмәте отчеты нәтиҗәсендә актив фикер алышу булды. Фикер алышуга йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин “алда җитди эшләр тора”, - дип билгеләде.
Быел депутатлар ТР Хөкүмәте отчетын әзерләү кысаларында Татарстан Президентына 41 сорау җибәрделәр. Аларның күпчелеге татарстанлыларның мөрәҗәгатьләре белән бәйле. Барысына да җавап алынган, депутатларның кайбер тәкъдимнәре ТР Хөкүмәте тарафыннан эшләргә алынган.