Бүген Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) Идел-Кама төбәкара идарәсенең яңа җитәкчесен ведомство коллективына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров тәкъдим итте.
Ведомствога җитәкче итеп Фаяз Шакиров билгеләнде. Элек ул ТР Экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы вазифасын башкарган.
Шакиров Фаяз Фәнил улы 1983 елның 26 августында, Киров өлкәсендә туган. 2006 елда “Әйләнә-тирә мохитне саклау” белгечлеге буенча С.М.Киров ис. КДТУын тәмамлый. Техник фәннәр кандидаты (2009 ел).