Татарстанның төбәк юлларында авариягә китерүче чокырларны 15 майга кадәр бетерү планлаштырыла. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, республикада чокырларны ремонтлау бара, хәзергә ул 98 мең кв. метр мәйданда башкарылган.
Барлыгы бер ел эчендә 900 мең кв. метр мәйданда чокырларны ремонтлау планлаштырыла. “Ремонт эшләре яз көне, шулай ук кышка әзерләнгәндә кышкы чорда уздырылачак”,- дип ачыклады министр урынбасары.
Татарстанда быел юл эшләренә 37,6 млрд сум каралган, шул исәптән 1,2 млрд сум муниципаль юл фондыннан бүлеп биреләчәк.
“55,5 км юл төзү һәм 732,2 км юл ремонтлау планлаштырыла”, - диде спикер.
Моннан тыш, торак пунктларда 110 км юл-урам челтәрен ремонтлау планлаштырыла. Бу максатларда муниципаль юл фондыннан 1,2 млн сум бүлеп биреләчәк.