Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин килде

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Казанга Михаил Мишустин Евразия хөкүмәтара советының чираттагы утырышында катнашу өчен килде.

Исегезгә төшерәбез, Евразия хөкүмәтара советы утырышы 29-30 апрельдә Казанда көндезге форматта узачак. ЕАЭС – Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан кергән халыкара икътисадый интеграция оешмасы. Күзәтүче дәүләтләр статусына Молдавия, Үзбәкстан һәм Куба ия.

ЕАЭС дәүләтләренең Хөкүмәт башлыклары «Җирне дистанцион зондлаштыруның милли чыганаклары нигезендә космик һәм геомәгълүмати продуктлар җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү буенча Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган дәүләтләрнең интеграцияләнгән системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру һәм космик хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә Берлек илләренең хезмәттәшлек перспективалары, ЕЭК коллегиясенең 2021 елның 1 мартындагы 24 номерлы карарын юкка чыгару мөмкинлеген караячаклар.

Хөкүмәтара совет электрон сәүдәне үстерү мәсьәләләре буенча нотык та караячак.

Көн тәртибендә – сизгер товарларның аерым төрләрен экспортлауны җайга салу чараларын унификацияләү мәсьәләсе, ЕАЭС авыл хуҗалыгы продукциясен үсемлекләрнең куркыныч вирусларыннан саклау чаралары, Казахстанда җитештерелә торган һәм ЕАЭСның башка илләренә җибәрү өчен билгеләнгән товарларга серияле продукция сертификатын куллану срокларын озайту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International