Казанга Әрмәнстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Никол Пашинян килде

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанга Әрмәнстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Никол Пашинян килде.

Кунакны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов  каршы алды.

Никол Пашинян Евразия хөкүмәтара советының чираттагы утырышында катнашачак.

Утырыш барышында Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия Хөкүмәтләре башлыклары Евразия икътисади берлеге кысаларында интеграция нигезләнүенең актуаль бурычлары хакында фикер алышачак.

Көн тәртибендә – эчке базарның эшләве, таможня-тарифны көйләү,  космик тикшеренүләр өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары мәсьәләләре тора. Шулай ук Евразия икътисади берлеге кысаларында 2025 елга кадәр сәнәгатьтәге хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре каралачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International