Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларына хуҗасыз хайваннарны тоту һәм аларны киләчәктә тиешле приютларга урнаштыру эшен оештырырга кушты

2021 елның 1 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә республика муниципаль районнары башлыкларына хуҗасыз хайваннарны тоту һәм аларны тиешле приютларга урнаштыру буенча эшне оештыру һәм аларны алга таба да приютларга урнаштыру бурычын йөкләде.

Рөстәм Миңнеханов Осиново авылында 29 апрельдә булган хәлгә аерым тукталды. Хуҗасыз этләр 11 яшьлек балага һөҗүм иткән. Малайны авыр хәлдә БРКХнә китергәннәр. Операциядән соң баланы реанимациягә урнаштырганнар.

Татарстан Президенты муниципаль районнар башлыкларына, тиешле хезмәтләр белән берлектә, кешеләр, бигрәк тә балалар тормышына куркыныч янамасын өчен, хуҗасыз хайваннарны хайваннар приютларына урнаштыру өчен, аларны тоту эшен оештырырга кушты. Бу бер генә очрак түгел, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Системалы эшне оештыру өчен мондый хайваннар өчен муниципальара приютлар булдырылачак. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча тиешле эш белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте шөгыльләнәчәк.

2021 елның 1 кварталында гына да 1 196 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Рөстәм Миңнеханов статистикага медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләр генә эләгүен билгеләп үтте.

«Хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендәге мәсьәләләр районнар һәм шәһәрләрнең җаваплылыгы зонасында, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Бюджетта бу максатларга билгеле бер суммалар салынган".

Ул шәһәр һәм район башлыкларына хуҗасыз хайваннар санын, аларның үз-үзләрен тотышын, бигрәк тә хуҗасыз хайваннарны контрольдә тотуны көчәйтергә, подрядчы оешмалар тарафыннан билгеләнгән контрактларның төгәл үтәлешен тәэмин итәргә, мондый хайваннар өчен муниципальара приютлар булдыру буенча эш алып барырга кирәклеген әйтте.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, бу хайваннардан зыян күрүчеләрнең мөрәҗәгатьләре 20 муниципаль районда күзәтелә, иңкүбе - республиканың 6 районында.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән берлектә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларына кайбер үзгәрешләр кертүне (шул исәптән йорт хайваннарын мәҗбүри теркәүне, аларның санын чикләүне) тәкъдим итүне сорады. «Барысында да тәртип булырга тиеш", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International