Татарстан Республикасында Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында узачак чаралар турында ТР Хөкүмәте йортында брифингта сөйләделәр.
ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, яшьләр Җиңү көнен бәйрәм итүдә читтә калмаячаклар. 9 майда Советлар Союзы Герое, очучы Михаил Девятаев белән стрит-арт булдырылачак.
Республикада бер атна элек инде “Георгиев лентасы” акциясе башланды, дип искә алды министр. Яшь активистлар Татарстан халкына 250 меңнән артык лента таратырга планлаштыра.
Шушы атнада ТР Мәдәният министрлыгы учреждениеләре Җиңү көненә багышланган 300 дән артык чара уздырачак, дип белдерде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында 7 майда бәйрәм концерты булачак, анда республиканың барлык ветераннары чакырыла.
9 майда Аксенов исемендәге скверда “Җиңү көне. Багышлау” исемендә концерт программасы узачак, ул кинорежиссер һәм язучы Сергней Говорухин истәлегенә багышлана.
Быел Җиңү көне хөрмәтенә парад һәр ветеранның тәрәзә каршында узачак. Узган ел белән чагыштырганда колоннага “Җиңү” автомобиле өстәләчәк. Бу хакта Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
“Полуторка”кузовы сәхнәгә әйләнәчәк, анда һәр ветеран өчен зур булмаган концерт булачак, ә “Җиңү волонтерлары” ветераннар янына кереп бүләкләр тапшырачак.
Ел саен Бөек Ватан сугышы ветераннары дәүләттән акчалата түләү алалар. Быел аны якынча 700 кеше алды. Моннан тыш, ветераннарга һәм аларның гаиләләренә 7 мең азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.