Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы язгы чәчүнең барышы һәм республика авыл хуҗалыгы кооперативларының эше турында сөйләде

2021 елның 8 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы чәчүнең барышы һәм республика авыл хуҗалыгы кооперативларының эше турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров кыскача гына чәчү кампаниясенең барышы турында сөйләде, шушы көннәрдә язгы чәчүнең яртысы тәмаланган. Эшләр 920 мең га мәйданда башкарылган – планга карата 52%. Шуларның 682 мең гектары – сабан культуралары, 100 мең гектары – май культуралары, 42 мең гектары – шикәр чөгендере.

Нурлат, Зәй, Тәтеш, Аксубай, Ютазы районнарында чәчү темплары югары –  80%тан артык. Якын көннәрдә алар чәчү эшләрен тулысынча төгәлләячәкләр. Минзәлә һәм Азнакай районнарында 70%тан артык. Төньяк районнардагы эшләрнең чагыштырмача түбән проценты, әмма бу аларның географик урнашуы аркасында. Якын көннәрдә алар шулай ук максималь җитештерүчәнлеккә чыгачак.

Гомумән алганда, республика аграрийларының техник потенциалы 100 мең гектардан артык чәчәргә мөмкинлек бирә. Һәм күпчелек авыл хуҗалыгы формированиеләре май урталарына чәчү эшләрен төгәллиләр.

Көзге культураларның торышына кабат ревизия үткәрелде. Әлегә алда торган чәчү мәйданнары 10%тан аз гына артып китә. Чәчүлекләрнең харап булуының төп сәбәпләре – технологияләрне бозу, начар чәчү, чәчү срокларын үтәмәү, сыйфатсыз яклау системасы.

Министр аграрийларны парга калдырылган басуларының торышын күзәтергә чакырды. Әлегә 33 мең гектарда сидератлар чәчелгән, ягъни барлык пар участокларының 10%ында.

Шулай ук Марат Җәббаров үз нотыгы кысаларында республика авыл хуҗалыгы кооперативларының шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары белән багланышлары турында сөйләде. Әйтик, 2020 ел нәтиҗәләре буенча республикада 1 млн.935 мең тонна сөт җитештерелгән. Шуның 700 мең тоннасы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм КФХларда җитештерелгән (36,6%). Республикада сөт җыю һәм эшкәртү белән 37 кооператив шөгыльләнә. Алардан 22 кооператив сөт җыя һәм суытканнан соң заводларга озатыла. Бүгенгә 500 тонна сөт дигән сүз. Калган 15 кооператив әзер продукцияне сату каналларына ия. Алар көнгә 400 тонна сөт эшкәртәләр һәм 30 төргә кадәр продукция җитештерәләр.

Татарстан Республикасы халкыннан сөтне сатып алуның уртача бәясе бүген 20 сум 66 тиен тәшкил итә, бу узган елгыдан 27 тиенгә артыграк.

Министр билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү программасы иң кирәкле булып чыкты һәм авылча яшәү рәвешен саклап калуга, керемнәрне арттыруга һәм эш урыннары булдыруга юнәлдерелгән. Кооперативларның кереме бер ел эчендә 2,3 тапкыр арткан һәм 6,5 млрд сум тәшкил иткән.

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә 2015 елдан 1,4 млрд. сум акча юнәлдерелгән. 85 кооператив дәүләт ярдәме алган, алар бүген 8 меңнән артык әгъзаны берләштерә (КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалык).

"Сөткә сатып алу бәяләренең теләсә кайсы тирбәлеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны асрауда тиз чагыла. Без ел саен дәүләт ярдәме белән савым сыерларын 100 мең баш күләмендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда саклап кала алдык. Сыерлар асрауга республика Президенты тарафыннан 2021 елга да 350 млн. сум субсидия бирү турында карар кабул ителде. Бу авыл халкы өчен бюджет өчен катлаулы вакытта бик зур ярдәм», - дип өстәде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International