Алексей Песошин Казанның Арча зиратында сугышчылар каберләре һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелискка чәчәкләр салды

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанның Арча зиратында сугышчылар каберләре һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелискка  чәчәкләр салды.

Чәчәкләр салу тантанасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта һәлак булган фронтовикларның туганары һәм якыннары, ТР Премьер министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, башка рәсми затлар катнашты.

Колонна башында  гадәттәгечә чәчәкләр белән почетный караул барды.

Тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Обелиск каршындагы мәйданчыкта автоматлардан өч тапкыр залп бирелде, Россия Федерациясе гимны яңгырады.

Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар шулай ук Советлар Союзы Герое, легендар очучы Михаил Девятаев һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Аннары чарада катнашучылар Арча зиратының яңа аллеясына уздылар, анда Советлар Союзы Герое, Россиянең хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы Борис Кузнецовны искә алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International