Рәсми Татарстан сайтында экспертлар һәм Республика балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия әгъзалары, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белгечләре катнашында “Гаилә кризис кичерә. Аңа ничек ярдәм итәргә” темасына туры трансляция оештырылачак.
Бу чара бүген, 2021 елның 14 маенда уздырылачак, анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Яшьләр эшләре министры унынбасары Алла Кондратьева катнашачак.
Эксперт буларак ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне кисәтү лабораториясе фәнни хезмәткәре Эльвира Башлай катнашачак.
Трансляция 14.00 сәгатьтә башлана.