ТР Хөкүмәте йортында җәйге чорда сулыкларда гражданнарның иминлеген тәэмин итү буенча брифинг узды

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2021 елның коену сезонында сулыкларда гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә багышланган брифинг узды.

Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр иткәнчә, коенырга ярамаган урыннарда май аенда 2 кеше суда батып үлгән. Май аенда гына суда батудан өч кеше коткарылды, шуларның берсе яшүсмер.

“Ел башыннан бирле сулыкларда 13 фаҗига теркәлде, аларда 8 кеше үлде. Узган елның шушы вакыты эчендә 9 кеше һәлак булган иде”, - диде Юрий Венедиктов.

Сулыкларда кешеләр үлүнең төп сәбәбе – җиһазландырылмаган, куркыныч урыннарда коену. Бүген муниципаль берәмлекләрдә 2021 елның 1 июненә пляжларны ачуга әзерлек буенча эшләр бара.

Су буйларында халык күпләп ял итә торган 20 урын төзекләндерелгән, шул исәптән 8 пляж. 2021 елда шундый эшләр 21 муниципаль берәмлектә дәвам итә.

Юрий Венедиктов кече суднолардан файдалану кагыйдәләренә аерым тукталды. Ел башыннан 225 кече судно тикшерелгән. 50 судно йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Юрий Венедиктов шулай ук билгеләгәнчә, катерлар өчен 33 база-тукталыш теркәлгән. Ләкин тикшерүдән соң 16 тукталышка гына файдалануга рөхсәт бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International