Татарстан Республикасында торакны гамәлгә кертү 43%ка башкарылган

2021 елның 29 мае, шимбә

Татарстан Республикасында торак тапшыру планы 43%ка үтәлгән. Әгәр узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, торак төзелеше ул темплардан алданрак бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Гомумән алганда, 2021 елда республикада 2,670 млн. кв. м торак файдалануга тапшыру планлаштырыла, һәм бүгенге көнгә 1,158 млн.кв. м (яки 43%) төзелгән.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы муниципаль районнар буенча күп фатирлы торак тапшыру барышы турында да хәбәр итте.

Күп фатирлы инвестицион торак өлешендә 1 млн. 265 мең метр яки 164 күп фатирлы йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шул ук вакытта планның 27%ы (яки 342 745 мең кв. м. мәйданлы 61 күп фатирлы йорт) төзелгән инде.

Социаль ипотекага торак төзелеше буенча еллык планның якынча 10%ы туры килә: бу – 280 мең квадрат метрлык 161 йорт. 56 йорт яки 87 мең квадрат метр әзер инде.

61 социаль ипотека йорты әзер диярлек (70% һәм аннан да күбрәк).

Шәхси торак төзелеше өлешендә план 65%ка диярлек үтәлгән: 5 395 йорт тапшырылган, ә план 8 330 индивидуаль торак йорт тәшкил итә.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы төзелеш буенча республика программаларының барышы турында сөйләде.

Быел стационар төзү программасына бер объект – Чистай үзәк район хастаханәсе бинасы кертелгән. Анда эшләр 51%ка башкарылган. Быел беренчел медицина звеносын камилләштерү буенча чаралар 42 фельдшер-акушерлык пункты, 4 табиб амбулаториясе һәм гомуми практика табибының бер офисы төзүне үз эченә ала. Әлеге программа буенча эшләр әлегә башлангыч этапта тора. Бүгенге көндә подрядчыларның эшендә 26 ФАП (эшләр 4,6%ка башкарылган) һәм 4 амбулатория (төзелеш-монтаж эшләре якынча 5%ка башкарылган).

Авыл хуҗалыгы линиясе буенча сыер абзарлары һәм сарык фермалары төзү гамәлгә ашырыла. Эшләр 7 объектның өчесендә алып барыла. Тагын бер объект (Ютазы районы) тәмамланган. Гомумән алганда, төзү-монтаж эшләре 17%ка башкарылган.

Силос-сенаж траншеяларын төзү программасы паспортында 67 объект каралган. Шуларның 5се әзер (Актаныш районында-3, Тукай районында – 1, Ютазы районында – 1, тагын 15е (Саба, Тукай, Теләче, Актаныш, Әтнә) төзелә. Эшләр планы 32% ка үтәлгән.

Спорт блогына килгәндә, быел 15 объектны файдалануга тапшыру планлаштырылган. Блоклы-модульле чаңгы базаларын төзү программасы буенча быел 2 объект төзергә кирәк. Шуларның берсе – Апас районында, анысы төгәлләнгән инде. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме – 67,5%.

Республикада шулай ук 9 универсаль спорт мәйданчыгы (эшләр күләме 19%ка үтәлгән), каркас-тасмалы һәм административ биналы 4 ябык футбол манежы төзелә (Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Чистай районнары). Биредә әлегә башкарылган эшләр күләме 10% кына тәшкил итә.

Балаларны сәламәтләндерү лагерьларын төзү программасы буенча 6 лагерьның 3се төзелгән. Биредә эшләр әлегә стартта – планның 7,5%ы ( 2 атна эчендә динамика – 5,33%).

Дәүләт контрактлары һәм 2021 елга илкүләм проектларга кертелгән объектлар буенча төзү-монтаж эшләрен башкару кысаларында хәлләр түбәндәгечә. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында («Мәдәни мохит» федераль проекты) мәдәният йортларын төзү, балалар бакчаларына һәм музыка мәктәпләренә капиталь ремонт ясау, мәдәни үсеш үзәге төзү күздә тотыла. "Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү" федераль проекты буенча 13 балалар бакчасы төзелә. «Мәгариф» илкүләм проекты («Заманча мәктәп» федераль проекты) буенча – яңа гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше, «Һәр баланың уңышы» федераль проекты буенча спорт залларын капиталь ремонтлау.

«Торак» федераль проекты кысаларында республикада Казанның торак комплексында (Н. Ершов ур., Совет районы) 1501 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Моннан тыш, Казанның торак комплексларында («Лето» ТК, «Светлая долина»ТК) су белән тәэмин итү челтәрләре буенча эш алып барыла.

«Балалар сәламәтлеген үстерү» федераль проекты кысаларында балалар онкологиясе, гематология, хирургия үзәге («ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсе» Казан шәһәре) төзелеше бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International