Алексей Песошин җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Петербург халыкара икътисад форумы чараларында катнаша

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Санкт-Петербургка эшлекле очрашуга килде.

Төп максаты - Петербург халыкара икътисад форумында катнашу.

Петербург халыкара икътисад форумында Татарстаннан Алексей Песошин җитәкчелегендә делегация эшли. Делегация составында ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре бар.

Моннан тыш, делегация составына “Алабуга” МИЗ һәм “Иннополис”, шулай ук республиканың берничә предприятиесе һәм эшлекле берләшмәләре вәкилләре кертелгән.

ТР Премьер-министры Алексей Песошинның берничә илнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре, шулай ук Россия төбәкләре башлыклары белән эшлекле очрашу уздыруы көтелә.

Петербург халыкара икътисад форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм кайбер оешмалар арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау планлаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International