Татарстанның кече елгаларының һәм сулыкларының экологик торышы мәсьәләсе буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышы булды

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы Татарстан Республикасының кече елгаларының һәм сулыкларының экологик торышы мәсьәләләренә багышланган иде.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны ачып, Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан аның территориясендә урнашкан су объектларының гомуми мәйданы буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Республикада 36 меңнән артык су объекты бар, барлык территориянең 6% тан артыгы су белән капланган.

«Республиканың су ресурслары мөһим энергия чыганагы, транспорт ресурсы һәм икътисадның барлык тармаклары эшчәнлеген тәэмин итү өчен ресурс булып тора. Татарстан Республикасында бүгенге көндә су объектларының пычрану проблемасы кискен тора, - диде Алексей Песошин. - Табигый сулыкларның сыйфатына үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, алынган пробаларның 90% тан артыгы пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китә».

«Татарстан Республикасында кече елгаларның һәм сулыкларның экологик торышы турында» төп доклад белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, Татарстанда су объектларының пычрану проблемасы кискен тора. Республикада 174 чистарту корылмасы эшли. Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, су объектларына агызыла торган барлык агынты сулар да билгеләнгән нормативларга туры килми.

Федераль һәм региональ программалар кысаларында Татарстан Республикасында үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системаларының чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков "Идел киңлекләре" дәүләт табигать тыюлыгы территориясен үстерү концепциясен тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә ассызыклаганча, республика территориясендә чистарту корылмалары эшчәнлегенә тиешле бәя бирергә кирәк. «Бүген заманча чистарту корылмаларын төзү генә түгел, алар нәтиҗәле эшләсен өчен дә эшләргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Чистарту корылмалары эшчәнлегенә тиешле бәя бирергә кирәк. Бездә экология өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тотучы тиешле органнар бар. Татарстанда үзәкләштерелгән су бүлү системаларының чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү буенча җентекле программа төзергә кирәк. Биш елга кадәр».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген төп бурычларның берсе – кеше, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгатьнең экологик ситуациягә йогынтысын киметү, елгаларга һәм сулыкларга пычранган юынты суларны киметү. "Казан чистарту корылмалары, башка объектлар өлешендә безнең планнарыбыз зур», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин экология өлкәсендәге ситуацияне контрольдә тотарга кушты.

«Табигатьне, күлләрне, елгаларны саклауга мөнәсәбәтебезне үзгәртергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без бит монда яшибез, бу ресурслардан файдаланабыз. Безнең барлык муниципаль һәм республика объектлары искиткеч эшләргә тиеш. Күп дигәндә биш ел дәвамында без барлык чистарту корылмаларын тәртипкә китерергә тиеш. Объектларның хуҗалары эшли алмаган урыннарда җәза бирергә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов кече елгаларның су ресурсларына сакчыл карарга өндәде. Ул шулай ук юынты суларны чистарту өлкәсендәге фәнни эшләнмәләрдән файдаланырга тәкъдим итте. «Чистарту программасын формалаштырачакбыз, бик җитди эшләргә кирәк», - диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International