ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстанда вакцина ясату өчен бөтен шартлар булдырылган

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Татарстанда Covid-19 инфекциясе артырга мөмкин. Яшьләр ешрак авырый башлады, яңа мутацияләрне дәвалау өчен дарулар икеләтә доза кирәк. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Министрлар кабинетында узган брифингта сөйләде.

“Былтыр куркыныч астында күбрәк өлкән яшьтәгеләр булса, быел вирус яшьләр арасында да тарала. Яшьләр авыруны җиңелрәк кичерә, әмма бу якыннары, туганнары, дуслары, ата-аналары өчен куркыныч тудыра”, - диде министр.

Коронавируска каршы көрәш буенча республика Оператив штабында Татарстан территориясендә инфекциягә каршы чараларны көчәйтү турында әлегә сүз бармаган.

“Мәскәү, Санкт-Петербургта һәм илнең тагын кайбер субъектларында чараларны көчәйттеләр. Татарстан штабында әлегә бу мәсьәлә каралмады. Моннан бер ай элек республикада авыручылар артуын күрдек, әмма соңыннан инфекция йоктыручылар саны кимеде. Хәзер тагын бераз арту күзәтелә. Атна дәвамында күзәтеп барачакбыз, аннан соң карарбыз”, - диде Марат Садыйков.

Министр ачыклаганча, коронавирусның утыз сигездән артык штаммы исәпләнә.

“Дошман әле җиңелмәгән, вирус бик көчле. Хәзер Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка зур шәһәрләрдә авыручылар саны арта. Вирус бик тиз мутацияли. Татарстанда коронавирусның утыз сигездән артык, шул исәптән Британия штаммы һәм башкалары бар”, - диде ул.

Пандемия башланганнан бирле, Татарстанда ковидтан соң өзлегүләрдән 2,6 меңгә якын кеше вафат булган.

“Без 2020 елга анализ ясадык һәм коронавирус белән авырып терелгән кешеләрнең күбесенең билгеле бер вакыттан соң өзлегүләр алуын һәм кызганычка каршы, вафат булуын күрдек. Үлүчеләр саны 2,6 меңгә якын”, - диде спикер.

Министр сүзләренчә, аларның ковидка уңай анализ нәтиҗәләре ПЦР-тест һәм үпкәләрнең компьютер томографиясе ярдәмендә билгеләнмәгән булган.

“Алар инфаркт, инсульт һәм тромбоэмболия кебек өзлегүләрдән вафат булган”, - дип өстәде Марат Садыйков.

Коронавирус йогышына каршы көрәш буенча республика Оператив штабында Татарстан территориясендә инфекциягә каршы чараларны көчәйтү турында әлегә сүз бармаган. “Хәзер вазгыятьне атна дәвамында күзәтеп барачакбыз, аннан соң карарбыз”, - диде Татарстан сәламәтлек саклау министры.

Марат Садыйков сүзләренчә, республикада вакцинация өчен барлык шартлар да тудырылган. “Бүгенге көндә Россиядә 30 миллионнан, Татарстанда 428 меңнән артык кеше вакцина ясатты. Республикада өч вакцина: „Спутник V“, „ЭпиВакКорона“, „КовиВак“ бар”, дип белдерде ул.

Вакцинация өчен барлык шартлар булуга карамастан, процесс акрынрак бара.

Марат Садыков татарстанлыларга коронавирустан вакцинация ясатуны сайларга киңәш итте.

“Безнең ике юл бар: авырып, госпитальгә ятарга, яки вакцина ясатырга. Соңгысына килгәндә, вакцина ясатыр өчен халыкка барлык мөмкинлекләр дә тудырылган”, - диде ул.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International