«Ел табибы» - «Ак чәчәклер» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы онлайн трансляцияләнәчәк.
Трансляцияне рәсми сайттагы сылтама буенча карарга була.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, «Ел табибы» - «Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген, 2021 елның 18 июнендә, «Казан Экспо»ХКҮ мәйданчыгында узачак.
Трансляция 14.00 сәгатьтә башлана.