Иртәгә, 25 июньдә, ТР Хөкүмәте йортында экспертлар катнашында “Мәктәп татулаштыру хезмәте” медитатив гамәлләрне үстерү белән укучылар арасында конфликтларны кисәтү” темасына туры эфир узачак.
Әңгәмәдә “Ышаныч” комплекслы балалар һәм яшүсмерләргә социаль хезмәт күрсәтү үзәге” җитәкчесе вазифаларын башкаручы Светлана Коледова һәм 179 нчы гимназиянең педагог-психологы Ольга Нәбиуллина катнашачак.
Очрашуның модераторы – ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
Эфир 14.00 сәгатьтә башлана.
Кайнар линия телефоны: (843) 294-96-10.