Рөстәм Нигъмәтуллинның Татарстан халкына Халыкара наркотиклар куллануга каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате

2021 елның 25 июне, җомга

Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТРда наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин  Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

“Ел саен, БМО Генераль Ассамблеясе карары буенча, 26 июнь Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата 1987 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан билгеләнә. Аның төп максаты -  наркоманиягә каршы көрәштә халыкара бергәлекнең хезмәттәшлеген ныгыту һәм эшчәнлеген көчәйтү.

Бүген наркотиклар куллану һәм аның законсыз әйләнеше барлык илләргә дә кагыла.  Безнең илдә бу проблеманы хәл итү өчен җитди чаралар күрелә, халыкара хезмәттәшлек мөмкинлекләре актив кулланыла, наркотикларга каршы көрәш сәясәтен камилләштерү буенча дөрес адымнар ясала.

Татарстан Республикасында  наркоманиягә каршы көрәш һәм аны кисәтү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Яшьләр һәм яшүсмерләр арасында наркоманияне кисәтүгә аерым игътибар ителә.

Бары тик уртак көчләр белән генә, дәүләт һәм иҗтимагый структураларның мөмкинлекләрен туплап, наркомания үсешен туктатырга һәм наркотикларсыз җәмгыять булдыруга ярдәм итәргә мөмкин”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International