Алексей Песошин “Агроволга - 2021” халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашучылар стендлары белән танышты

2021 елның 2 июле, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Агроволга - 2021” халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашучы компанияләр стендларын һәм экспозицияләрен карады.

“Агроволга - 2021” - комплекслы чара, ул ачык һавада агросәнәгать күргәзмәсен һәм заманча экспоүзәк мәйданчыкларында эшлекле форумны үз эченә алган. Өч көнлек программада - авыл хуҗалыгының казанышларын һәм яңа технологияләрен күрсәтү, тәҗрибә алмашу һәм тармак бизнес-бурычларын билгеләү һәм хәл итү өчен форматлар. 

Стендлар карауда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, үсемлекләрне саклауны механикалаштыру һәм химияләштерү департаменты директоры Роман Некрасов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты.

Күргәзмә “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге территориясендә (2021 елның 1-3 июле) ачылды. Анда Россиянең 30 төбәгеннән 304 оешма катнаша. Күргәзмә экспозициясе агросәнәгать комплексының төп юнәлешләре буенча блокларга бүленгән. Аерым алганда, үсемлекчелек, терлекчелек, эшкәртү, ветеринария, орлыкчылык, авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлау әйберләре буенча махсуслашкан компанияләрнең эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Якынча 340 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасын 57 җитештерүче һәм тәэмин итүче тәкъдим итә. Күргәзмәдә беренче тапкыр “Трактор-шоу” төбәк ярышы узачак, анда Татарстанның барлык районнарыннан механизаторлар иң яхшы тракторчы исеме өчен көрәшәчәк. “Терлекчелек” блогын Татарстанның 14 районыннан 38 хуҗалык тәкъдим итә. Аның мәйданчыгында беренче тапкыр республиканың 12 районыннан 93 терлек катнашында нәселле терлек конкурсы уза.

Күргәзмәне карау кысаларында Рөстәм Миңнеханов, Алексей Песошин  һәм аларны озата йөрүчеләр “Август” компаниясе стендын карадылар - ул үсемлекләрне саклауда химик чаралар куллануны эшләү, җитештерү һәм мәгълүмати-технологик яктан тәэмин итү буенча Россиянең иң зур компаниясе.

Алга таба алар аммиак ашламалар һәм селитрасы җитештерүче “Аммоний” заводы, ФосАгро (фосфорлы ашламалар җитештерү) экспозициясен, Эфко компанияләре төркеме стендын карадылар, “Татспиртпром” АҖнең хәзерге продукциясе, шул исәптән  экспортка җитештерелә торган продукция белән таныштылар.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Песошин күргәзмәдә катнашучы компанияләрнең авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләрен, шул исәптән МТЗ компаниясе стендын (Беларусь Республикасы тракторларын җитештерү һәм сату) карады.

Моннан тыш, быел күргәзмәдә кече хуҗалык формалары блогы вәкилләре катнаша, үзмәшгульләр стендлары бар - алар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәләр.

Күргәзмә кунаклары шулай ук бүген “Агроволга - 2021” кысаларында оештырылган сыерлар арасында матурлык конкурсында булдылар. Нәселле терлек конкурсы - бу күргәзмәнең яңалыгы, конкурста халыкара дәрәҗәдәге аккредитацияләнгән судья 90 нан артык катнашучы терлек арасыннан иң яхшы голштин токымлы сыер һәм бозауны билгеләячәк.

“Үсемлекчелек” блогында Алексей Песошин орлык селекциясе белән шөгыльләнүче махсуслаштырылган компанияләр продукциясе һәм хезмәтләре белән танышты. Аңа шулай ук Казан дәүләт аграр университетының Агроэкологик тикшеренүләр үзәге (ЦАИ) эшчәнлеге турында сөйләделәр (туфрак торышын мониторинглау, продукциянең биохимия составын һәм сыйфатын бәяләү, фитопатогеннарны, корткычларны һәм чүп үләннәрне диагностикалау).

 

Белешмә өчен:

Татарстан – илнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре лидерларының берсе. 2020 елда 263 млрд сумга продукция җитештерелгән. Татарстан авыл хуҗалыгы тулай продукция күләме буенча төбәкләр-лидерлар бишлегенә керә һәм Идел буе федераль округында 1 нче урынны били.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International