Алексей Песошин дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен ведомствоның 85 еллыгы белән котлады

2021 елның 2 июле, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Дәүләт автоинспекциясе оешуга 85 ел тулу белән ведомство хезмәткәрләрен  котлады.

Бу чара ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәйданчыгында узды (Казан, Оренбург тракты, 5).

Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән ЮХИДИ хезмәтенең 85 еллыгы белән котлыйм, диде Алексей Песошин, ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

Ул ассызыклаганча, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең төп бурычлары - кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга каршы көрәш, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, шулай ук хокук бозуларны һәм җинаятьләрне булдырмау. Бу көндәлек, җитди һәм шактый көч таләп итә торган эш.

“Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең һөнәри әзерлегенең югары дәрәҗәсе, яңа технологияләр кертү һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының нәтиҗәле, системалы һәм килештерелгән эше нәтиҗәсендә без 2014 елдан аварияләр һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләр күрсәткечен тотрыклы рәвештә киметүне тәэмин итә алдык, - дип билгеләде ТР Премьер-министры. - Хокук тәртибен ныгытуга һәм машина йөртү культурасын формалаштыруга зур өлеш керткән ЮХИДИ ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм. Дәүләт автоинспекциясе эшенең алдагы буын хезмәткәрләре тарафыннан салынган традицияләре бүген дә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча барлык бурычларны да уңышлы хәл итүнең нигезе булачак”.

Алексей Песошин  барысына да сәламәтлек, тынычлык һәм бетмәс-төкәнмәс рухи көч теләде. Ул, алга таба да ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча куелган бурычларны югары профессиональ дәрәҗәдә үтәрләр, дигән ышаныч белдерде.

Аннары Алексей Песошин алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International