ТР Хөкүмәте йортында “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit” форумына багышланган брифинг узды

2021 елның 27 июле, сишәмбе

ТР Хөкүмәте йортында бүген Казанда 28-20 июльдә булачак “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit” XII Халыкара икътисади форумына багышланган брифинг узды.

Форумның спикеры - ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Чара “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме  эшчәнлеге кысаларында уза, аның рәисе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Форум мәйданчыгында шулай ук “Russia Halal Expo” хәләл интустриясе һәм Машиналар төзү кластеры күргәзмәләре булачак.

KazanSummit-2021дә чит илләрдән иң зур делегация Төркиядән булачак. Аңа 50 ләп кеше керәчәк.

Талия Миңнуллина Төркиянең Татарстанның төп инвестицион партнерларының берсе булуын искәртте.

“Инвестицияләрнең күпчелеге Төркиядән килә. Төрек инвесторлары Татарстан икътисадына 2 млрд доллардан артык инвестиция керткән. Төрекләр моңарчы “Алабуга” икътисади зонасына гына килә иде, хәзер Түбән Камада, Чаллыда, Казанда да предприятиеләр бар”, - дип өстәде Талия Миңнуллина.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да Төркиягә еш барганын искәртте. “Безнең предприятиеләр дә әкренләп Төркиягә экспортка чыгара”, - диде ул.

Талия Миңнуллина саммитның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлеккә зур өлеш кертүен билгеләп узды, барлыгы 79 ил республика икътисадына инвестиция керткән.

Саммитта катнашу өчен 62 ил теркәлгән. Мәртәбәле кунаклардан Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры, Төркиянең сәүдә министры Мәхмәт Муш та киләчәк.

“Казан Экспо” үзәгендә узачак KazanSummit-2021дә сәүдә-сәнәгать палаталары форумы да узачак.

“РФ Сәүдә-сәнәгать палатасыннан да кунаклар көтәбез. Бу да үсешкә импульс бирер дип уйлыйбыз”, диде спикер.

Талия Миңнуллина сүзләренчә, быел беренче тапкыр машина төзү кластеры форумы узачак.

“Татарстанда машина төзү секторы җитди үсеш ала, аның экспорт мөмкинлекләрен күрсәтәсебез килә, багланышлар урнаштырырга, Ислам хезмәттәшлеге оешмаларына сатып та карарга телибез”, - диде ул.

Саммитның традицион чаралары арасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь эшмәкәрләре форумы, “Modest Fashion”  модалар күргәзмәсе, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары форумы булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International