Алексей Песошин: Пандемия шартларында авылда яшәүчеләр өчен медицина ярдәме аеруча актуаль

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы бинасы алдындагы мәйданчыкта район үзәк хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасы узды.

Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, гражданнарның сәламәтлеген кайгырту һәрвакыт Россия Хөкүмәтенең игътибар үзәгендә булды.

ТР Премьер-министры ассызыклаганча, федераль үзәк ярдәме белән сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасын ныгыту буенча республикада зур эш алып барыла. Барлыгы 2021 елда Татарстан 413 машина алачак.

“Мин медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, авыр хезмәтегездә уңышлар һәм иминлек телим”, - дип йомгаклады ТР Премьер-министры.

Аннары Алексей Песошин  Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка 70 автомобильгә сертификат тапшырды. Машиналар 42 район хастаханәсенә җибәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International