ТР төзелеш министрлыгы: Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 60%ка үтәлгән

2021 елның 7 августы, шимбә

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республикада торак төзелеше темплары турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә республикада 1 млн 596 мең квадрат метр торак төзелгән, бу узган елгы дәрәҗәгә карата 103%тан артыграк. Еллык план 60%ка үтәлгән.

Еллык планның яртысына якыны коммерцияле торакка туры килә. Күп фатирлы 164 йортның 77се (планда каралганның 42%ы) файдалануга тапшырылган инде, аларның мәйданы 531 мең квадрат метр тәшкил итә. Калган 87 йортның 87се - югары, 22се - уртача (30 %тан 70 %ка кадәр) әзерлек дәрәҗәсендә, 17се 30%ка әзер.

Социаль ипотека программасы буенча 107 мең квадрат метр мәйданлы 86 йорт төзелгән. Ел ахырына кадәр гомуми мәйданы 280 мең квадрат метр тәшкил иткән барлыгы 161 социаль ипотека йорты сафка бастырырга кирәк. Тагын 42 йорт файдалануга тапшыру алдында.

Республикада шәхси торак төзү темплары аеруча югары. “Агымдагы датага планлаштырылган күрсәткечләр 85%ка үтәлгән. 7 мең 99 йорт әзер.

Киңәшмә азагында Марат Айзатуллин төзелештә хезмәт саклау турында сөйләде. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ел башыннан 966 тикшерү уздырган. 84 карар буенча 5 млн сумлык штраф салынган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International