ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2012 ел
җомга
Бүген РФ мәдәният министры Владимир Мединский ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев белән борынгы Болгар шәһәрендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Эрнст энд Янг” компаниясенең “акыллы шәһәрләр”не үстерү үзәге башкарма директоры Вильям Хатчисон белән очршты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашты. Очрашу кичә кич Казан Кремлендә узды.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан территориясендә “Иннополис” махсус икътисади зонасын төзү турындагы карарны имзалады. Бу хакта ул бүген торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә капиталь ремонт эшләрен финанслауга багышланган киңәшмәдә “Иннополис” МИЗын төзү турындагы карарны имзаладым”, - дип хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов торак капиталь ремонтын финанслау системасын реформалаштыру буенча киңәшмәдә катнашты.

31
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Чаллыда, РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович визиты һәм “Изгелек флагы астында!” Бөтенроссия акциясе кысаларында, “КАМАЗ” стадионында хәйрия футбол матчы узды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Икътисади үсеш министрлыгының “Чит ил дәүләтләрендә Россия Федерациясе сәүдә вәкиллегенең яңа йөзен формалаштыру”га багышланган коллегиясендә катнашты. Коллегия утырышын РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов үткәрде.
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Үзәк Македония провинциясенең беренче вице-губернаторы Константин Карапанаетидис, мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча Халыкара тикшеренү үзәге генераль директоры Стефано ди Каро һәм ЮНЕСКО генераль директорының махсус киңәшчесе Мөнир Бушенаки белән Свияжски утрау-шәһәрчеге объектларын карады. Стефано ди Каро белән Мөнир Бушенаки Татарстанга ИККРОМ экспертлары сыйфатында килгән иде. Алар Свияжски белән Болгарда реставрация эшләре ысулларын тикшереп, нәтиҗәләрне Бөтендөнья мирасы комитетына тапшырачак, ә ул үз чиратында әлеге объектларны Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү мәсьәләсен караячак.
Татарстанга эш сәфәре белән килгән РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Чаллы предприятиеләрендә булды. Ул ТР Премьер-министры Илдар Халиков, вице-пермьер - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Автошәһәр мэры Васил Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар озатуында авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләрендә булды.
Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында икътисад өлкәсендә мөнәсәбәтләр турында килешү имзаланды. Документны РФ Икътисади үсеш министрлыгы җитәкчесе Андрей Белоусов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International