ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ” ның ТР да хәйрия фонды оештырган социаль һәм мәдәни проектларның III бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев “ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе” ААҖ президенты Вагит Алекперовка ТР тарихы һәм мәдәнияте һәйкәлләрен торгызу буенча Республика фондының Рәхмәт хатын һәм Хәйриячеләр китабын тапшырды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ю.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәге җитәкчесе, Россия Герое, Советлар Союзы Герое Сергей Крикалев белән очрашты. Анда ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйльметдинов катнашты.
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев белән “Лукойл” нефть компаниясе ААҖ президенты Вагит Алекперов Свияжск утрау-шәһәрчегендә булды. Дәрәҗәле кунакларны “Лукойл” ААҖ финанс ярдәме белән торгызылган Константин һәм Елена чиркәвендә агымдагы елның июнендә куелган яңа колокол чыңы каршы алды.
“ЛУКОЙЛ” белән “Татнефть” тыгыз элемтәдә яши. Әлеге компанияләрнең авыр нефть ятмаларын үзләштерү буенча зур тәҗрибәсе бар. Хәзерге вакытта “Татнефть” белән “Лукойл”ның Татарстаннан читтә бергәләп эшчәнлек алып бару мөмкинлеге карала. Бу мәсьәләдә уртак карарга килүгә якын торабыз”. Бүген “ ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе” ААҖ президенты Вагит Алекперов белән очрашудан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга шулай дип белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.
Бүген Татарстан башкаласына “ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе” ААҖ президенты Вагит Алекперов килде. “Казан” Халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.

29
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында беренче тапкыр Хөкүмәт дәрәҗәсендә уздырылган республикада экологик куркынычсызлык, табигать байлыкларыннан файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия утырышында табигатьтәге тереклек ияләренә кагылышлы чыгышлар да булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һ.б. катнашты.
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда узган 9 айда компания бюджеты үтәлеше тикшерелеп, агымдагы елның ноябренә бюджет расланды.

27
октябрь, 2012 ел
шимбә
Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Сезар Маглионе һәм федерациянең башкарма директоры Корнел Маркулеску белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов һәм 2013 елгы Универсиада дирекциясе башлыгы Владимир Леонов катнашты.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Чехов базарында оештырылган ярминкәдә булды. Хөкүмәт җитәкчесе сәүдә рәтләрен карады, Казан ярминкәләренә продукция алып килгән авыл хезмәтчәннәрен Корбан бәйрәме белән котлады, шәһәрлеләрдән ярминкәдә нәрсә җитмәве белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International