ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
 Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанның тарихи үзәгендә “Б кварталы” төзелеше проектын тәкъдим иттеләр. Бу уңайдан ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Барселона баш архитекторы Хосе Асебильо катнашты.
Казанда республика “Ветераннар йорты”н төзү мәсьәләсе бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә күтәрелде. Күчмә киңәшмә РОСТО (ДОСААФ) бинасында узды. “Ветераннар йорты”н нәкъ менә аның мәйданнарына урнаштыру күздә тотыла.Проект хакында фикер алышуларда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев һ.б. катнашты.

17
апрель, 2012 ел
сишәмбе
Әле эшли генә башлаган вакытта мул тормышның акчаның күпме булуына бәйле икәнлегенә ышана идем. Алар да мөһим, әлбәттә, әмма, барыннан да элек, кеше зур әһәмияткә ия. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Яшүсмерләр сигезлеге” Бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
Татарстан җитәкчелеге “Интеза” банкының республикада кече һәм урта эшмәкәрлек инфраструктураларын үстерүдә актив катнашуына өметләнә. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Интеза банкы” ЯАҖ Директорлар советы рәисе профессор Антонио Фаллико белән очрашуда белдерде. Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов, республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Татарстанда гамәлгә кую планлаштырылган киңкүләмле инвестиция проетклары “UBS” банкы өчен кызыклы булыр иде. Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “UBS” банкының баш директоры Николас Йордан җитәкчелегендәге делегация белән очрашуда белдерде. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс Банк” ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “ЭНИКС” предприятиесендә булып, аның эшчәнлеге, пилотсыз очу аппаратлары комплексын җитештерү буенча яңа эшләнмәләре белән танышты.
Бүген Татарстан Президенты “Казан авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институты” – Инновацион-технология үзәге”ндә булды. Рөстәм Миңнеханов “Казан авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институты” территориясендә эшләнгән һәм җитештерелгән продукция үрнәкләре урын алган күргәзмә белән танышты, “Высота” ҖЧҖ цехында һәм “ЭлеПС” ҖЧҖндә булды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ төбәкләренең социаль-икътисади үсеше мәнфәгатьләрендә ГЛОНАСС системасын файдаланып навигация-мәгълүмат системаларын куллынылышка кертү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Мәскәүдән төбәкләр белән видеоэлемтә ярдәмендә оештырылган киңәшмә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Владислав Сурков рәислегендә узды.
Бүген Казан Кремлендә республиканың социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүче бертөркем хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Кремльнең Ак залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Быел августның 15ләрендә файдаланылышка тапшырылып, киләсе уку елыннан Татарстан башкаласы Казанда, ил күләмендә беренче булып, IT-лицей-интернат ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International