Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов һәм Аркадий Дворкович "Яшьләр сигезлеге" конкурсында катнашучылар белән очрашты
2012 елның 17 апреле, сишәмбе
Әле эшли генә башлаган вакытта мул тормышның акчаның күпме булуына бәйле икәнлегенә ышана идем. Алар да мөһим, әлбәттә, әмма, барыннан да элек, кеше зур әһәмияткә ия. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Яшүсмерләр сигезлеге” Бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
Очрашуда шулай ук РФ Президенты ярдәмчесе, “Яшүсмерләр сигезлеге” конкурсы кураторы Аркадий Дворкович, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Рөстәм Миңнехкановка адресланган сорау Татарстанда яшьләр өчен гамәлгә ашырыла торган проектларга кагылды. “Теләсә ниди яңа эш, модернизация – ул яшьләр. Моның белән алдынгы фикерле яшьләр шөгыльләнергә тиеш. Без ил, төбәкнең көндәшлеккә сәләтлелеге мәктәп, югары уку йортындагы белем дәрәҗәсенә бәйле булачагын аңлыйбыз”, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы.
“Күптән түгел узган очрашуда РФ Президенты Дмитрий Медведев Татарстанда Россия дәрәҗәсендәге IT-кластер булдыру турындагы идеябезне хуплады, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Безгә мондый үсеш нокталары кирәк”. ТР Президентының сүзләренә караганда, Казан IT-паркы тулган инде. Җәен Чаллыда тагын бер IT-парк ачылачак. “Безнең хәзерге вакытта күпләп чит илләргә китүче IT-өлкәдә эшләүче белгечләрне үзебезгә чакыру мөмкинлеге туачак”, - дип ассызыклады ул.
2013 елда Казанда узачак Универсиадага әзерлек хакында сөйләгәндә, ТР Президенты болай дип белдерде: “Әзерлек эшләр билгеләнгән план нигезендә бара. Барлык спорт объектлары да инде сафка басты диярлек – Спортның су төрләре сараен төзү эшләре сентябрь-октябрь айларында төгәлләнәчәк, Гимнастика үзәге инде әзер дисәң дә була, 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы агымдагы ел ахыры – 2013 ел башында төзелеп бетәчәк. Транспорт инфраструктурасы буенча зур эшләр дәвам итә - аэропорт тулысынча яңартылачак, аэропорттан шәһәр үзәгенә кадәр электричкада 20 минут эчендә барып җитү мөмкинлеге туачак. Универсиадага метроның 10 станциясе әзер булачак. Киләсе елда Казан илнең иң җәлеп итүчән шәһәрләренең берсенә әвереләчәк”.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз