Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ЯҢАЛЫКЛАР
27
сентябрь, 2010 ел
дүшәмбе
Рөстәм Миңнеханов: “Төп бурыч – республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү”
Бүген Сингапурда узучы V Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасының стратегик үсеш юнәлешләре тәкъдим ителде.
Искәртеп узабыз, 26-29 сентябрь көннәрендә Сингапурда V Россия-Сингапур эшлекле форумы уза. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе дә катнаша.
Бүген “Игътибар үзәгендә - Татарстан” презентациясе форумның тәүге чарасы булды. Аның модераторы - ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров.
26
сентябрь, 2010 ел
якшәмбе
Татарстанның сәнәгый потенциалын тәкъдим итү Сингапурдагы форумның тәүге чарасы булачак
Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын тәкъдим итү Сингапурда узучы V Россия-Сингапур Эшлекле Форумының тәүге чарасы булачак. Татарстан стратегик үсеш юнәлешләрен, үзенең иң эре сәнәгать предприятиеләрен тәкъдим итәчәк.
25
сентябрь, 2010 ел
шимбә
Татарстан белән Свердловски өлкәсе хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды
Бүген Татарстан делегациясенең Урал җирендә визиты кысаларында Свердловски өлкәсе губернаторы резиденциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Свердловски өлкәсе губернаторы Александр Мишарин очрашты.
Александр Мишарин кунакларын җылы каршы алды. Ул очрашуның максаты – безнең төбәкләрнең социаль-икътисади потенциалы белән танышу, Свердловски өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының нинди җитештерү, фәнни, мәдәни мөмкинлекләргә ия булуын күрү һәм һәр якның да хезмәттәшлекнең кайсы юнәлешләрен өстенлекле дип уйлавын белү. Аның фикеренчә, Татарстан Свердловски өлкәсенең күптәнге һәм ышанычлы партнеры булып тора.
Рөстәм Миңнеханов “Уралмаш” заводында булды
Татарстан делегациясе беренче итеп “Уралмаш” заводында булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Свердловски өлкәсе губернаторы Александр Мишаринга продукцияне завод директоры Олег Данченко тәкъдим итте.
Элек кунакларга яңа бораулау җайланмасын тәкъдим иттеләр, ул бөтен илгә танылган “Уралмаш” заводының символы буып тора диярлек. Предприятие 65 ел эшләү вакытында 15 меңнән артык бораулау җайланмасы чыгарган. Аларның йөк күтәрү егәрлеге 160–600 тонна һәм бораулау тирәнлеге 1500–15000 метрга кадәр. Бу тулы комплектлы бораулау җайланмалары производствосы күләменең дөньяда иң зур күрсәткече булып тора.
Татарстан Премьер-министры Казанның Идел буе районы базарында ярминкәдә булды
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Идел буе районы базарында ярминкәдә булды.
Татарстан Хөкүмәте башлыгын ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ярминкәгә продукция китергән предприятиеләр җитәкчеләре озатып йөрде. Татарстан башкаласында яшәүчеләр кирәкле продукция алу өчен иртәдән базарга чыккан. Идел буе районы базарында республиканың Лаеш һәм Әтнә районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Татпотребсоюз”, РАЦИН ДУП, “Юбилейная” кошчылык фабрикасы, “Бурундуковский элеватор” һәм башка агросәнәгать комплексы предприятиеләре шәһәрлеләргә арзан бәядән продукция тәкъдим итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Свердловски өлкәсенә сәфәр кыла
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Свердловски өлкәсенә сәфәр кыла. Аэропортта ТР Президентын өлкә губернаторы Александр Мишарин каршы алды.
Республика башлыгы эшлекле сәфәрендә “Уралмаш” заводы мәйданында булды, анда яңа бораулау җайланмасы һәм Свердловски өлкәсе предприятиеләренең инновацион продукцияләре тәкъдим ителде.
24
сентябрь, 2010 ел
җомга
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның дөнья чемпионын Төркиядәге җиңүе белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыр атлетика буенча Россия яшьләр җыелма командасы баш тренеры Николай Колесников һәм авыр атлетика буенча Россиянең атказанган спорт мастеры Светлана Шимкованы авыр атлетика буенча дөнья чемпионатында җиңүе белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Татарстанда торак төзелешен үстерү программасы 430 миллиард сум тәшкил итәчәк
Татарстанда 2020 елга кадәр торак төзелешен үстерү программасының гомуми бәясе 430 миллиард сум тәшкил итәчәк. Мондый мәгълүмат бүген Мәскәүдә “Россия гражданнарына – арзан һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Координацион совет утырышында белдерелде. Утырышны РФ төбәк үсеше министры Виктор Басаргин алып барды.
Совет утырышының төп темасы Татарстанда торак төзелешен үстерү комплекслы программасын тәкъдим итү һәм яклау иде. Программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин тәкъдим итте. Утырышта Россиянең 13 төбәгеннән вәкилләр, федераль үсеш институтлары җитәкчеләре катнашты.
Илдар Халиков: “Җылылык бирү буенча тагын да салкыннар җиткәнне көтеп торуда мәгънә юк”
Бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков җылыту сезонына әзерлек мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренчә, республикада булган 3616 котельныйның бүгенгә 724есе генә эшләтеп җибәрелгән, нибары 8 муниципаль берәмлектә генә җылыту сезонын башлау турында карар кабул ителгән, ләкин әлегә Апас районында гына котельныйлар тулысынча эшли.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков җәй көне эсселек нәтиҗәсендә килеп туган гадәттән тыш вәзгыятьтә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады
Бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумының быел җәйге чорда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү подсистемасы һәм гражданнар оборонасы системасы башкарган эшкә нәтиҗә чыгаруга багышланган утырышында Татарстанда булган гадәттән тыш хәл шартларындагы эш йомгаклары буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин хисап тотты.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз