ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында бүген ТР Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм халыкара эшкуарлар Ассоциациясе президенты, 17нче чакырылыш Израиль Кнессеты депутаты Леонид Литинецкий сөйләште.

Сүз авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында да барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Искәртеп үтәбез, Сергей Агапцовның Казанга визиты 2013 елгы Универсиадага әзерлек барышында Хисап палатасы тарафыннан федераль бюджет субсидияләренең кулланылышын тикшерү эшләренең төгәлләнүе белән бәйле.

Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Универсиаданы үткәрүгә әзерлек кысаларында чараларның мөһимлеген билгеләп үтте. Әлеге вакыйга Татарстан өчен генә әһәмиятле үгел, ул илебез тарихына керәчәк, диде ТР Президенты. Ул 2013 елда Мәскәүдә Универсиада үткәрелгәнгә 40 ел булачагын искәртте.

22
сентябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсе (Кремль ур., 12/20) ачылды.

Бу вакыйгага багышланган чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан республикасы буенча федераль баш инспектор Марсел Галимәрдәнов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан башкаласындагы “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Бергәләп – балалар хакына!” дигән исем белән Бөтенроссия күргәзмә-форумы эшли башлады. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды (ул РФ Президентының 2008 елның 26 мартындагы 404 нче Указы белән булдырылган) тарафыннан һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган әлеге чарада фондның икееллык эшчәнлегенә беренче тапкыр нәтиҗә чыгарыла. Фонд идарәсе рәисе Марина Гордеева билгеләп үткәнчә, бу федераль күргәзмә-форум беренче тапкыр шундый зур күләмле итеп уздырыла: анда 2009 елдан фонд финанслашкан РФнең 50 субъектының 109 программасы һәм финанслаган 63 субъектының 307 проекты тәкъдим ителә, илнең 63 субъектыннан махсус килгән 360лап вәкил катнаша. Ә инде программа һәм проектларны (программа һәм проектларга 70тән артык төбәк җәлеп ителгән, фондның үзенең дә 6 программасы гамәлдә) тормышка ашыру өчен фонд (ул РФ бюджетыннан финанслана, хәйрия акчалары файдаланыла) биргән грантларның гомуми суммасы 1625 млн. сумнан артык исәпләнә.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында «Intel» корпорациясе вице-президенты Джон Дейвис белән очрашты.

“Татарстанда барган соңгы вакыйгалар мәгълүматлаштыру, инновацияләр һәм ИТ-технологияләр белән бәйле. Без Россия һәм чит илләрдәге яңалыкларны күп кулланабыз”, - дип ассызыклады очрашуда Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты фикеренчә, ИТ-технологияләрне, беренче чиратта, мәгариф системасына кертергә кирәк. Белем бирүне дөньякүләм стандартлар һәм таләпләргә җавап бирүче яңа дәрәҗәгә күтәрү зарур. Яңа технологияләрне медицинада да активрак кулланырга кирәк.

21
сентябрь, 2010 ел
сишәмбе
“Укытучыга – компьютер” республика проекты кысаларында Татарстанның 375 мәктәбеннән 13 меңгә якын мөгаллим ноутбук алган. Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Электрон мәктәп” проекты буенча муниципаль берәмлек башлыклары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.
Бүген эш визиты белән Казанга килгән Россия футбол берлеге башлыгы Сергей Фурсенко ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Россия футболы Вөҗдан кодексын имзалады, шуннан соң Үзәк стадиондагы матбугат үзәгендә С.Фурсенко журналистларның сорауларына җавап бирде.

20
сентябрь, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстаның Әлмәт районында истәлекле вакыйга булды. Капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә вокзал комплексы һәм “Әлмәт” тимер юл станциясе платформасы ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Шулай килеп чыкты инде, без Горький тимер юлының Татарстан участогы буенча күп кенә станцияләрне тәртипкә китердек, ә менә Куйбышев юнәлеше озак вакыт дәвамында күләгәдә калды. Хәзер барысы да үзгәрде, безгә бары тик Зәй станциясен генә төзекләндерәсе калды. Мин әлеге проектны тормышка ашыруга зур өлеш керткәннәре өчен Россия тимер юллары һәм Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләремне ирештерәм. Әлмәт районында яшәүче һәркем өчен тимер юлдан бернинди тоткарлыксыз хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырылуына мин бик тә шат”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов сәламләү сүзендә.

18
сентябрь, 2010 ел
шимбә
Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Чүпрәле районына сәфәре барышында район үзәгендәге берничә социаль объектта булды.
Бүген “Сочи–2010” форумында республика стендында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Карачаево-Черкеси Президенты Борис Эбзеев очрашты.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов ике тугандаш республиканың элемтәләре һәм мөнәсәбәтләре үсеш алачагына өметләнүен белдерде. Аерым алганда, торак төзелеше һәм туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек активлаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International