Бүген Казанда Эшкуарлар йорты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Күпфункцияле үзәк «бердәм тәрәзә» режимында бизнес өчен 180нән артык хезмәт күрсәтү тәкъдим итәчәк. Эшкуарлар йорты эшкуарларны сыйфатлы һәм уңайлы хезмәтләр белән тәэмин итүне максат итеп куя, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов Татарстан Президентына.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ACM (Accounting, Controlling, Management) компаниясенең стратегия һәм үсеш буенча директоры Томаш Навратил белән очрашты.
Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Зарипов, «Казан вертолет заводы» ГАҖ генераль директоры Вадим Лигай катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе урынбасары Руслан Вестеровский белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать ярминкәсендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык төлеге министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
ТР Премьер-министры урынбасары - авлы хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика кидәшмәсендә 2017 елның 11 аенда республика терлекчелек тармагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 2017 елның 8 декабренә 2 111,6 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 100% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Тукай муниципаль районы советының чираттан тыш утырышында катнашты.
Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев пенсия яшенә җитү сәбәпле үз вазифаларыннан китте.Ул коллегаларына бергә уңышлы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонаның корпортаив университетын тәмамлаучылар проектларын бәяләде.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районынңа эш сәфәрендә.
Булачак топ-менеджерлар Татарстан Президентына "Алабуга" МИЗ инфраструктурасын яхшыртуга һәм яңа производстволар оештыруга юнәлтелгән проектларын тәкъдим иттеләр.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Актанышта берничә социаль объектны карады.
ТР Премьер-министры катнашында Актанышта Балалар иҗат үзәге капремонттан соң ачылды. Бинаны ремонтлауны “Газстройсервис” ҖЧҖ башкарган. Кунакларга яңартылган шахмат, инглиз теле бүлмәләрен, бию сыйныфын күрсәттеләр. Бинаны ремонтлауга республика бюджетыннан 19,7 млн. сум бүлеп бирелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кысаларында аккумулятор батареяларын җитештерүче «Барс Технолоджи» заводын ачуда катнашты.
Предприятие "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә ачылды.