ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала Казанның Совет районында тантаналы төстә Green торак комплексына беренче ташны салуда катнашты.

Яңа торак комплексы YIT — “ЮИТ Казан” фин төзелеш компаниясенең бүлендек структурасы көчләре белән салыначак. Проектка фаразланган инвестиция күләме - 3 млрд сум.

Районның Зирекле урамында төрле биеклектәге 44,6 мең квадрат метрда 1041 фатирлы 6 йорт төзү планлаштырыла. Төзелеш объектын 2019 елның III кварталында тәмамлау күзаллана.

Төзелеш өчен җаваплы оешмасы планнары буенча, Green торак комплексы составына, торак йортлардан тыш, паркинглар белән кибетләр һәм офис биналары, 140 урынга балалар бакчасы, зур балалар мәйданчыгы һәм төзекләндерелгән яр буе керәчәк.

Эш уңышлы барган очракта, торак комплексы янәшәсендә мәктәп һәм тагын бер балалар бакчасы булдыру планлаштырыла.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “WorldSkills Abu Dhabi-2017” 44 нче дөнья чемпионатында Татарстан катнашучыларын һәм призерларын котлады һәм лаеклы бүләкләрен тапшырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге резиденциясендә Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала белән очрашты.

Бу көннәрдә республикага эшлекле сәфәр белән фин бизнесы һәм Суоминың рәсми даирәсеннән бер төркем вәкил килде.


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстанда 2 млн 280 мең граждан милек салымы түләүчеләр булып тора. 2016 ел нәтиҗәләре буенча исәпләнгән салымның гомуми күләме 6,5 млрд сум тәшкил итә. Салымнарны 2017 елның  1 гыйнварына кадәр түләргә кирәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.


13
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  “Хальдор Топсе” Дания компаниясе президенты Бъерне Клаусен белән очрашты. Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре һәм республика вузларының  “Хальдор Топсе” компаниясе белән хезмәттәшлеге дәвамлы һәм системалы. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАБО Күзәтү советы 55 нче утырышында катнашты. Утырышны видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко уздырды. 

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАБО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге һәр бишенче объект дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә эшли. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Идел буе федераль округының дәүләт-хосусый партнерлык буенча I форумындагы чыгышында хәбәр итте.   

Чара Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә узды.

Форум «Идел буеның инфраструктур йөкләнеше арту: хосусый инвестицияләргә таяну һәм бюджетка нәтиҗәле идарә» пленар утырышы белән башланып китте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" генераль директоры Альберт Шиһабетдиновка "Дуслык" орденын тапшырды.

Татарстан Республикасы дәүләт бүләген тапшыру тантанасы ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнаштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль иминлек хезмәтенең Самара һәм Саратов өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы Сергей Митюшин белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Әңгәмә барышында Казанда 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA узу чорында чик буен контрольдә тоту мәсьәләләре турында сүз барды. 


12
ноябрь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзаларын «Дакар» раллиена озатырга һәм аларга уңышлар теләргә килде.  

«КАМАЗ-мастер» командасын гадәттәгечә Чаллы янәшәсендәге «Тарловка» полигонында озаттылар.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзалары белән сөйләшеп торды, яңартылган техниканы карап чыкты, шулай ук «КАМАЗ» спорт автомобиленә тест-драйв уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International