Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә торак объектларның газ белән тәэмин ителү куркынычсызлыгын тикшерергә йөкләде.
Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин 9 ноябрьдә Ижевскида көнкүреш газы шартлау аркасында торак йорт подъезды ишелү турында искәртте. Соңгы мәгълүматларга караганда, фаҗигадә 7 кешенең гомере өзелгән. Бүген һәлакәт урынында Татарстан коткаручылары (41 кеше) эшли. Җимерекләр астыннан кешеләрне эзләү өчен республиканың кинология хезмәте җәлеп ителгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Атомтөш Үзәге - Бөтенроссия техник физика ФТИ директоры Михаил Железнов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин катнаштылар.
ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы - ТР баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмсендә 2017 елда эшләр нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инстпекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан 1 мең 699 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләрен бозу өчен 13 млн. 619 мең сумга 455 беркетмә тузелде.Үзен-үзе җайга салучы оешмалар әгъзалары булган 1 мең 286 оешманы тикшергән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Казанда «Пирамида» КСКда Россия Федерациясе Эчке эшләр хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Татарстан полицейскийларын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
«Безнең очрашулар яхшы бер традициягә әверелде. Быел аерым дата – 100 ел элек «Эшче милиция турында» НКВД карары имзаланган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ГИПО ФҖБ» АҖ коллективын берләшмә төзелүгә 60 ел тулу белән котлады.
Тантана «Корстон» КСККда (Казан) узды.
«Сезне чын күңелдән «Гамәли оптика дәүләт институты» фәнни-җитештерү берләшмәсе төзелүгә 60 ел тулу белән котлыйм, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – Бу еллар эчендә зур булмаган филиалдан федераль дәрәҗәдәге фәнни-җитештерү берләшмәсенә кадәр юл узылган. Сезнең предприятие Россия оборона сәнәгате флагманнары белән беррәттән тора. Сезнең уңышлар горурлык хисе уята! Соңгы 10 ел эчендә продукция чыгару күләме һәм табыш алты мәртәбә арткан, хезмәт җитештерүчәнлеге – җиде мәртәбә».
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
Комиссия әгъзалары “Техника-Агро” ҖЧҖ компаниясенең ТОСЭР территориясендә авыл хуҗалыгы тагылмалы техника җитештерүне булдыру буенча инвестицион поектын карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан зооботаника бакчасына җәнлекләр алу мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелгән киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшин, Казан зоопаркы вәкилләре, Nature resource network компаниясе директоры һәм милекчесе Мартин Дэйви катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Казанда булачак WorldSkills-2019 стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Чиләбе шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XIV Россия белән Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев рәислегендә узды.
Форумның темасы – «Кеше капиталын үстерү». Чара Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 25 еллыгы уңаеннан уздырылды.