ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Актүбә өлкәсе (Казахстан) Хакимәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Актүбә өлкәсе Хакиме Бердыбәк Сәпәрбаев кул куйды. 

Имза салу тантанасы Чиләбе шәһәрендә Россия белән Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XIV форумы кысаларында узды.   

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбегә эш сәфәренә килде. Визитның төп максаты - XIV Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумы. Форум кеше капиталы темасына багышлана. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Арча районына эш сәфәре кыла. 

Арчада Рөстәм Миңнеханов 500 урынлык 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү учреждениесен ачу тантанасында катнашты. 

Чыгышында ТР Президенты район халкын бу күңелле вакыйга белән котлады, ә төзүчеләргә сыйфатлы мәктәп бинасы төзүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Бүген Казан шәһәренең Мәскәү районында Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең яңа күп функцияле үзәге  (КФҮ) ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Әсхәт Нускабай белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

А.Н.Туполев исемендәге халыкара премияне бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин техник фәннәр докторы, профессор, РФАнең мөхбир әгъзасы Александр Иноземцевка тапшырды.

Премия инженерлык фәннәре өлкәсендә атаклы өлеш керткәне өчен бирелгән.

Бу премияне тапшыру ТР Хөкүмәте йортында Алексей Песошинның эш кабинетында узды.

Бүген Казанда Тораны өйрәнү буенча илдә беренче төбәк үзәге ачылды (Профсоюз ур., 15). Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең баш раввины Берл Лазар, Казанның һәм Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, России Еврей общиналары федерациясе президенты Александр Борода һәм башкалар катнашты. 

Казанда бүген Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан идарәсенең “Сафиуллин” 9нчы полиция бүлегенең яңа бинасы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов полиция бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Алексей Ершовка ТР “Фидакарь хезмәте өчен” медален һәм «Форд Фокус» яңа эш автомобиле ачкычын тапшырды.

Татарстан Республикасында бер татар теле укытучысы да эштән азат ителмәячәк, ә рус теле укытучылары саны арттырылачак дигән карар кабул ителде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышында хәбәр итте.

Искәртәбез, парламентарийлар бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында һәм Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен укыту һәм өйрәнү турында фикер алыштылар.   

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Бөтендөнья банкы эксперты Флорентин Бланк «Контроль-күзәтү эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру һәм, икътисадый үсешкә ярдәм коралы буларак, аның потенциалын гамәлгә ашыру» темасына лекция укыды.   

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья банкының Россия Федерациясендәге директоры һәм даими вәкиле Андраш Хорваи, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International