Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада урып-җыю кампаниясе башлану турында хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин уздырды.
Агымдагы елның беренче ярты елы нәтиҗәләре буенча Татарстан файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов белдерде.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “ТР Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды.
Бу чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үтте. Көн үзәгендә ТР ИВФның агымдагы эшчәнлегенә караган мәсьәләләр иде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашкан Әстерхан өлкәсе татарлары делегациясе белән очрашты.
Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда Милли Шура оешты һәм аның составы сайлап куелды. Шураның рәисе вазифаларын башкару Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразыевка йөкләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында катнаша. Утырышта Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында чыгыш ясады.
Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Богумил Шимек җитәкчелегендәге Көньяк Моравия делегациясенең Татарстанга эш сәфәре йомгаклары буенча эш төркеме төзелде.
Бүген бу хакта сүз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Богумил Шимек очрашуында алып барылды.
Искәртәбез, очрашу Казан Кремлендә – Рөстәм Миңнехановның эш резиденциясендә узды.
Рөстәм Миңнеханов белән Богумил Шимекның ике яклы әңгәмәсеннән соң очрашу киңәйтелгән составта дәвам итте.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае уздырылу сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, делегатлар һәм форум кунаклары исеменә сәламләү телеграммасы юллады.
Сишәмбе көнне кич Татарстан Республикасына Чехия Республикасы Көньяк Моравия өлкәсе гейтманы Богумил Шимек килде.
Халыкара "Казан" аэропортында кунакны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.