Язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча 2017 елда хәрби хезмәткә яраклылык күрсәткече Татарстан буенча 75,5% тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 1%ка арткан. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин җиткерде.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Россия Саклык банкы венчур фондының идарәче партнеры Виктор Орловский лекция укыды. Лекция цифрлы икътисад үсеше, шулай ук хәзерге җәмгыятьнең яңа куллану модельләре мәсьәләләренә багышланган иде.
Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин, ТР премьер-министры урынбасары - ТРМинистрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР вице-премьеры -ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңлады.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре турында сөйләде.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин уздырды.
2017 елда Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектә күпфатирлы йортлардагы капиталь төзекләндерү объектларында 2 мең 642 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә 17 муниципаль берәмлектә техника куркынычсызлыгын бозуның 53 очрагы ачыкланган. Бу мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды, анда ул “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше һәм Идел елгасы ярын төзекләндерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, “ТР баш инвестицион-төзелеш идарәсе” директоры Марат Айзатуллин, Болгар музей-саклаулыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов, “Татинвестгражданпроект” ДУП вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы халык артисты Хәния Фәрхинең кинәт вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклашты. ТР Президенты аның ире Габделхәй Биктаһировка телеграмма юллады.
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында республикада “Ачык Татарстан” проектын тормышка ашыру, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча ведомствоара эшче төркемнең утырышы узды. Бу чара Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин рәислегендә үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында көндезге бүлекне тәмамлаучыларга багышланган скульптура композициясе ачылышы тантанасында катнашты.
Быел Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнары чорында 3 укучы, кагыйдәләрне бозу аркасында, имтихан язу бүлмәсеннән чыгарылган, беркетмәләр төзелгән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта әйтелде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Сианда (Кытай) мирасны саклау буенча ИКОМОС халыкара үзәк директоры профессор Го Джан белән очрашты.