Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышында һәм "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммитында катнашучыларны сәламләү телеграммасын юллады.
Бүген Грозный шәһәрендә (Чечня Республикасы) «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләвен укудан башланды. Ил башы телеграммасын Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов укыды. Пленар утырышның модераторы - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләре институтының Цивилизацияләр партнерлыгы директоры һәм Төркем координаторы Вениамин Попов. Утырышта катнашучыларны сәламләү сүзе белән «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикаса Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров, Дагыстан Республикасы Башлыгы Рамзан Абдулатипов, Крым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов мөрәҗәгать иттеләр.
Бүген «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышы кысаларында Грозный шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья мәзһәбләрне якынайту оешмасы генераль секретаре Аятолла Шәех Мөхсин Араки һәм аның урынбасары Манучер Моттаки белән очрашты.
Аятолла Шәех Мөхсин Араки – күренекле ислам тәгълиматы галиме, чагыштырма фәлсәфә докторы, Кума дини семинариясенең югары ислам хокукы һәм принциплары профессоры. Шулай ук ул Ислам Иран Республикасы Дини җитәкчесе каршындагы Экспертлар советның элеккеге әгъзасы, «Әхли Бәйт» Бөтендөнья Ассамблеясенең Иң югары советы әгъзасы, «Инглиз ислам үзәге» оешмасының һәм Кумада Ислам тәгълиматы ассамблеясенең әгъзасы һәм Кума дини семинариясенең ислам хокукы һәм принциплары югары курслары профессорларының берсе.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чечен Республикасына килде.
Грозный шәһәре аэропортында аны Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров каршы алды.
Эш сәфәренең төп максаты – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышында катнашу, аның җитәкчесе – 2014 елдан бирле Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Феофан, Россия ислам институты ректоры, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башкалар бар.
Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Россиянең Куркынычсызлык Советы секретаре С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – “Туполев” ГАҖ филиалы цехларында булдылар.
Кунакларны ТР Премьер-министры Алексей Песошин , ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Туполев” ГАҖ генераль директоры Александр Конюхов, “Туполев” ГАҖ генераль директорының беренче урынбасары - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры Николай Савицких озата йөрде.
Халыкара терроризм һәм экстремизм бөтен дәүләтләргә яный, шул исәптән безнең күп милләтле илебезгә дә, ә бу Татарстан Республикасына да дигән сүз. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә узган күчмә киңәшмәдә белдерде. Киңәшмә терроризм һәм законсыз миграциягә каршы тору мәсьәләсенә багышланган.
Татарстан башкаласы тугызынчы тапкыр Россиянең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмалары илләренең Халыкара икътисад саммитын кабул итәчәк. Быел саммитка кунаклар ике тапкыр күбрәк киләчәк дип көтелә, бу көнгә 2017 катнашучы теркәлгән.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
Корея Республикасы Татарстан өчен, һәм гомумән Россия өчен стратегик партнёр булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “KCC Corporation” (Корея) компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте.
Бүген Татарстанга эш визиты белән Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ford Motor Company җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.