ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген “Корстон” мәйданчыгында (Казан)  "Татарстан-Япония: инвестицион киләчәк" эшлекле форумы булды. Бу чара Япония эшмәкәрләренең Татарстан Республикасына сәфәре  кысаларында узды.

Эшлекле форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер—министры Илдар Халиков катнашты.

Япония делегациясе әгъзаларына төбәкнең инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан  Министрлар Кабинеты, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанда эш бирүчеләрнең Координацион советы арасында республикада минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында килешү имзалану тантанасында катнашты.

Бу чарада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей  Песошин, “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе” төбәк эш бирүчеләр берләшмәсе президенты Александр Лаврентьев, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Япония эшлекле даирәләре вәкилләре бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Япония эшкуарлары делегациясе Япония Премьер-министрының Махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава әфәнде җитәкчелегендә Татарстанга Татарстан-Япония эшлекле форумында катнашу өчен килде ("Корстон" КСКК мәйданчыгында). 

Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан белән Япониянең хезмәттәшлек өчен җитди мөмкинлекләре бар. Аның сүзләренчә, кайбер Япония компанияләре күптәннән төбәк базарында уңшлы эш алып баралар, шул исәптән нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм башка тармакларда.

 


6
август, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районнары басуларын карап чыкты.

Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәрен районның «Агропродукт» ҖЧҖ (Иске Көтеш авылы), «Татагро» ҖЧҖ (Иске Көтеш авылы, Яңа Көтеш авылы) – «Авангард» ҖЧҖ (Иске Кади авылы) – Р.Камалов  КФХ (Тукай поселогы) – Ю.Иванов КФХ (Ульяновка авылы) – «Сөлчә» ҖЧҖ (Яңа Илем авылы) – «Агропродукт» ҖЧҖ (Чирмешән авылы) басулары өстеннән очып узудан башлады.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика буйлап эш сәфәре кысаларында Нурлат муниципаль районында булды.  

Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. Татарстан Республикасы Президенты басулардагы хәлләр, урып-җыю барышы белән танышты.

Моннан тыш, Нурлат районында Рөстәм Миңнеханов 200 урынлык яңа авыл мәдәният йортын ачуда катнашты (Рус Богдашкиносы авылы).  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонты тәмамланган 2 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов республиканың өч районы – Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарына эш сәфәре кыла. Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөри.

Аксубайга килүгә үк, Татарстан Республикасы Президенты уракта катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплекслары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу Аксубай штп янындагы басуда оештырылган иде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарына эш сәфәре кыла.

Сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов бөртеклеләрне урып-җыю барышы белән танышачак, уракта катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплекслары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашачак. 

Татарстан Республикасы кырларында 2,5 млн тоннадан артык ашлык суктырылды. Барлык мәйданнарның 58 проценты яки 860 мең гектар басуларда уңыш җыелда.

Бу хакта ТР Премьер-министры руныбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференция режмында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте итте. Ул Татарстан Хөкүмәте йортында Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә басуларда эшләү өчен һәр көнне мөмкин кадәр файдалы уздырырга, бөртеклеләрне урып-җыю темпларын тизләтергә, уңышны җыеп алырга һәм сыйфатлы итеп эшкәртергә өндәде.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.   

Татарстан Республикасында 2016 елның 5 августына 1 млн. 271 мең кв. метр торак сафка ткертелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеконференцэлемтә режимында бцтен муниөипаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәмшә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Ирек Фәйзуллин гадәттәгечә хезмәтне саклау өлкәсендәге күрсәткечләрне дә хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International