ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Лаеш муниципаль районына эш сәфәрендә «Егорьевские теплицы» хуҗалыгында булды.

Бу инвестицион проект Егорьевск авыл җирлеге территориясендә гамәлгә куела. "Лето" компанияләре төркеменә кергән хуҗалык тәмләткеч яшел культуралар (петрушка, әнис, кинза, сельдерей, базилик, бөтнек) үстерү белән шөгыльләнә.

Проектны 2015 елда гамәлгә ашырыла башлаганнар.

 

Татарстан Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев быел февраль аенда “Казан Кремле” музей-саклаулыгының Туп сарае музеенда ачылган  “Сугышчы рухы. Скифлардан - Алтын Урдага кадәр” күргәзмәсендә булды. Экспозициядә  Краснодарск краеның Шабанов халык музее җыелмасыннан - кораллар, билбаулар, купшы итеп бизәлгән ат кирәк-яраклары, хәрби көнкүреш походы  әйберләре, бизәнү әйберләре, эш кораллары бар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген 2016 елда Казанда  "Россия студентлар язы" XXIV бөтенроссия фестивален үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова катнашты.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Болгарда күчмә киңәшмәдә катнашучылар – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, “Яңарыш” фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов – Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан, Болгардагы “Казан каймасы” истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар музей-саклаулыгында булды, анда ул ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында күчмә киңәшмә уздырды.

Татарстанда яшәүче 62 меңгә якын кеше һәм Казанда яшәүче 20 меңләп кеше 9 нчы Майда “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга ниятли. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, колонна сәгать 14.00 дә тезелә башлый. Бу тикшереп үткәрү процедурасы белән бәйле, акциягә исә старт 15.00 дә биреләчәк.

Бүген Кытайның Сычуань провинциясе Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Дунминның Казанга эш сәфәре кысаларында “Корстон” комплексында “Татарстан-Сычуань” эшлекле форумы узды.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТРның башка министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Быел Татарстанда яшәүче 359 сугыш ветеранының торак шартлары яхшыртылган. Хәзерге вакытта республикада торагына капиталь ремонт уздыруга мохтаҗ булган 133 кеше исәпләнә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде. Матбугат очрашуында, шулай ук, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.

“Әлеге ветераннарның теләгенә карап, ремонт вакыты җәйге чорга билгеләнгән. Бүген торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган сугышта катнашкан затлар һәм сугыш инвалидлары юк”, - дип билгеләп узды министр. Аның әйтүенчә, хәзер 18 мең 940 кешенең торак шартлары яхшыртылган  исәпләнә.

Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Сычуань провинциясе партком секретаре, халык вәкилләренең Бөтенкытай җыены даими комитеты башлыгы Ван Дунмин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International