ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «TGT Oilfield Services» технология үзәгендә (Казан, Магистраль ур., 59) булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры  Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ  генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар озата йөрде.

«TGT Oilfield Services» халыкара компаниясе промысел–геофизик тикшеренүләр һәм углеводород ятмаларын мониторинглау, шулай ук  геологик-гидродинамик модельрү өлкәсендә  хезмәтләр күрсәтә.

Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары территорияләрен калдыклар һәм санкциясез чүплекләрдән чистарту эшләре санитар-экология ике айлыгы тәмамлангач та, дәвам итәргә тиеш. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы гадәттәге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп максат - шәһәрләр һәм районнар территорияләрен тиешле хәлдә тоту, санкциясез чүплекләрне юкка чыгару. 

Татарстан Республикасында чәчү эшләре дәвам итә. Бүгенгә республикада 810 мең гектар җирдә чәчү эшләре тәмамланган, ягъни мәйданнарның 45 %. Алардан сабан бөртеклеләре - 540 мең гектар (54 %), шикәр чөгендере - 40 мең гектар (60 %), көнбагыш - 46 мең гектар (40 %). 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 364 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 3 млн. 636 мең сумга 97  карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.


6
май, 2016 ел
җомга

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль районында булды, анда ул чәчү  кампаниясенең барышы белән танышты. 
Эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Президентын Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде. 
Хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда Рөстәм Миңнехановка басулардагы хәлләр турында сөйләделәр, очрашу Смәил авылында узды.

Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музеенда булды.  Музей комплексы Яңа Кырлай авылында урнашкан. 

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында аны төзекләндергәннәр. 

Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды, музей комплексы экспозициясе белән танышты.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Арча муниципаль районында язгы кыр эшләре белән танышты. Ул "Кырлай" агрофирмасы кырында хуҗалык һәм авыл җирлеге җитәкчеләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар ИскеЧүриле,  Татар Кадрәге, Чулпан, Исе Масра, Югары Масра, Казанбаш, Югары Мәтәскә, Югары Корса, Яңа Яваш, Яңа  Кырлай авыллары өстеннән очып узды һәм басулар торышын карады.

Татарстан Республикасы Президентын Арча мунициципаль районы башлыгы Илшат Нуриев озата йөрде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Зөя утрау-шәһәрлегендә булды.

Аны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары һәм "Яңарыш" фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, "Зөя утрау-шәһәрлеге" музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау, Арча һәм Балтач муниципаль районнарына эш сәфәре кыла. Төп максатты - язгы чәчү эшләре барышын карау. ТР Президентын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов озата йөри. 


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш  районына эш сәфәре кысаларында «Биосфера» декоратив һәм җимеш бирүче үсемлекләр питомнигында булды.  

Питомник Зимняя Горка авылында урнашкан. 2011 елда оештырылган бу питомник бүген Татарстанда декоратив һәм җимеш бирүче үсентеләр җитештерүче һәм сатучы иң эре оешмаларның берсе дип санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International