Татарстанда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча 406 объектта төзелеш эшләре башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Будапешта визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты.
Очрашу Венгрия Парламенты бинасында үтте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Россия белән Венгрия арасында күп еллар дәвамында төрле өлкәләрдә ныклы хезмәттәшлек дәвам ителә. Ул Будапештка чакырулары өчен һәм эш визитын әзерләү өчен рәхмәт белдерде.
Венгрия хөкүмәте Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек итүгә җитди игътибар бирәләр, шул исәптән регионара дәрәҗәдә дә. Бу хакта бүген Венгрия тышкы икътисадый элетмәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуны ачып, хәбәр итте.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Будапештта ике көнлек эш сәфәрендә.
Петер Сийярто искәрткәнчә, агымдагы елның март аенда ул Россия делегациясен - Санкт-Петербург губернаторын кабул иткән.
Без Венгрия бизнесын Татарстан Республикасына җәлеп итәргә телибез һәм төрлечә ярдәм күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Венгрия-Татарстан эшлекле форумында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучыларны сәламләп, Россия төбәге буларак, Татарстан белән кызыксынганнары һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга әзер булганнары өчен Венгрия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Graphisoft бизнес-паркында булган.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Венгриядә эш визиты белән (2016 елның 7-8 апреле).
Бизнес-парк Будапешт үзәгендә Дунай елгасы буйлап урнашкан һәм анда ял итү, бизнес объектлар һәм университет бинасы урнашкан.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады.
Чара “Вигадо” концерт залында узды
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Венгриягә ике көнлек (2016 елның 7-8 апреле) эш сәфәре кыла.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия башкаласы Будапешт шәһәренә эш сәфәре белән килде.
Рөстәм Миңнехановның Будапештта булу программасы ике көнгә (2016 елның 7-8 апреле) сузылачак.
Татарстан Республикасы Чехия партнерлары белән бизнес элемтәләрен урнаштыру һәм ныгыту яклы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Брно шәһәрендә Татарстан-Чехия эшлекле форумында белдерде. Форум эшендә Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, Россиянең Брнодагы генераль консулы Александр Будаев, Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба, Татарстан белән Чехиянең эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа татарлары альянсының киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара Чехия Республикасының Көньяк Моравия краенда Брно шәһәрендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брнода (Чехия Республикасы) Чехия компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 6-7 апреле) эш сәфәре белән Чехия Республикасында.
Очрашуларда Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек та катнашты.