ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты – безнең республиканың бер кисәкчеге, ул Татарстан мәдәнияте белән танышырга, бер-беребезне якыннан белергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брно шәһәрендәге (Чехия Республикасы) “Соно-үзәге” сәхнәсендә чыгыш ясаганда хәбәр итте. 

Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты Татарстан Республикасының Чехиядәге Көннәре кысаларында узды. 

Икътисадый яктан үсеш алган төбәкләр – Татарстан Республикасы белән Көньяк Моравия крае арасындагы хезмәттәшлек Россия Федерациясе белән Чехия Республикасы арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек очрашуында хәбәр ителде.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 6-7 апреле) эш сәфәре белән Чехия Республикасына килде.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Чехиядәге Илчелегенә һәм Чехиянең Россия Федерациясендәге Илчелегенә, шулай ук  Көньяк Моравия крае администрациясенә бүгенге эш сәфәрен оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Чехиядә (Брно шәһәре) Татарстан Республикасы Көннәрен һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын уздыру мөмкинлеге өчен дә ул рәхмәт сүзләре җиткерде.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 6-7 апреле) эш сәфәре белән Чехия Республикасына килде. 

Брно шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, башка рәсми затлар каршы алды. 

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Көньяк Моравия крае администрациясенә юнәлде, анда Татарстан Республикасы Президенты һәм Көньяк Моравия крае Гейтманы әңгәмә корды.

Бүген Казан оптика-механика заводында күчмә зенит-ракета комплекларыннан саклый торган "Президент-С" борт оборона комплексын җитештерәчәк "Стелла-К" производствосына рәсми старт бирелде. Эшләтеп җибәрүне  символлаштыручы ноктага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов, "Радиоэлектрон технологияләр" концерны генераль директоры Николай Колесов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский бастылар. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Су саклау зоналары елы программасын һәм Татарстан Республикасы паркларын һәм скверларын үстерү программасын гамәлгә ашыруга багышланган проект семинарында катнашты. Чара Казанда «Смена» хәзерге заман мәдәнияте үзәгендә узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы мунициципаль районнары башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты.


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Метро ЭКСПО-2016” күргәзмәсендә булды.

Күргәзмә “Крокус Экспо” үзәге территориясендә узды. Ачылыш тантанасында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, “Саклык банкы” идарәсе рәисе Герман Греф, РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев катнашты.

Агымдагы 2016 нчы ел башыннан Татарстанның суд приставлары тарафыннан 342 мең башкарма производство кузгатылган, хәзерге вакытта барлыгы 1 млн 100 мең башкарма производство исәпләнә. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Радик Ильясов җиткерде.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы рәистәше, Россия фәннәр академиясе вице-президенты, Нобель премиясе лауреаты Жорес Алфёров, «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы рәистәше, Стэндфорд университеты профессоры, Нобель премиясе лауреаты Роджер Корнберг, Россия фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре бар иде. 

Искәртәбез, 2016 елның  4 – 5 апрелендә Казанда «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы утырышы уза.

7-9 апрель көннәрендә Казанда 56 төрле һөнәр буенча “Яшь профессионаллар” WorldSkills республика чемпионаты узачак. Бу хакта бүген сүз Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта барды. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев чемпионатның нечкәлекләре турында сөйләде.


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия самбо федерациясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашуда Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев, ТР Самбо федерациясе президенты Иван Егоров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International