ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге  Беларусь делегациясе әгъзаларына бүген Чаллыда “Кванториум” балалар технопаркын тәкъдир иттеләр.

Искә төшерәбез, Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанда ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) эшлекле сәфәрдә һәм бүген алар Чаллыга килделәр.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин озатуында кунаклар ИТ-паркта булдылар, анда алар аның бизнес-инкубаторы, балалар технопаркы, ИТ-йорт һәм башка проектлар белән таныштылар.

Бүген Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков Татарстанга эшлекле сәфәре кысаларында "Алабуга" МИЗда булды. Аны Татарстан Республикасы  Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин озата йөрде.

Искә төшерәбез, Андрей Кобяков Татарстанга ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) эшлекле очрашуга килгән  Беларусь делегациясен җитәкли. Кичә кунаклар Казан вертолет заводында булдылар һәм Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар.

Бүген «Транснефть – Прикамье» АҖ хезмәт коллективына яңа генераль директор тәкъдим иттеләр. 

Җитәкчене тәкъдим итү тантанасы «Транснефть – Прикамье» АҖ (Казан, Н. Ершов ур.), конференц-залында узды, чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Транснефть» АК» ААҖ вице-президенты Борис Король, «Транснефть» АК» ААҖ вице-президенты Павел Ревель-Муроз, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.

«Транснефть» АК» ААҖ вице-президенты Борис Король хәбәр иткәнчә, «Транснефть – Прикамье» АҖ генераль директоры Рифгать Хәкимов вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителгән.


15
март, 2016 ел
сишәмбе

Беларусь Премьер-министры Андрей Кобяков Татарстан Республикасы вәкилләрен 2016 елның июнендә узачак «Белагро» күргәзмәсенә килергә чакырды.

Бүген бу хакта Андрей Кобяков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан Кремлендә очрашудан соң журналистлар белән әңгәмәсендә хәбәр итте.

Минемчә, без күргәзмәдә Беларусь ягының агросәнәгать комплексы өлкәсендә хәзерге заман казанышларын күрсәтә алырбыз, диде Андрей Кобяков. Шул ук вакытта ул АСК өлешендә Татарстан Республикасыннан өйрәнер нәрсәләр күп булуын билгеләп үтте. 

Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасының үзара хезмәттәшлек өчен гаять зур есть потенциалы бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашуда хәбәр итте.  

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанга ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) эш сәфәре кыла. Очрашуга кадәр Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Беларусь Республикасы делегациясе әгъзалары Казан вертолетлар заводының (КВЗ) җитештерү цехларында булды, «Медицина фәне үзәге» медицина симуляторларының төбәк инжиниринг үзәге («Эйдос») эшчәнлеге белән танышты.  

Бүген Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе әгъзалары Казан вертолетлар заводының (КВЗ) җитештерү цехларында булды.

Искәртәбез, Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанга ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) эш сәфәре кыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә,  Белорусь вәкилләре КВЗның төп яңартылган цехларын карап чыктылар, модельләр рәте белән таныштылар. 

Татарстанның эре компанияләре энергетик ресурсларны сакчыл куллану буенча җитди шөгыльләнсә дә, урта дәрәҗәдәге предприятиеләргә килгәндә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, калыплашкан эш әлегә юк. Бу хакта республика башлыгы бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә узган ТР Хөкүмәте утырышында билгеләп үтте. Искәртеп узабыз, бүген анда, шулай ук, “Энергетика. Ресурсларны саклау” 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә дә ачылды. 2015 нче ел йомгаклары буенча “2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2016 нчы елга бурычларны билгеләүгә багышланган утырышта РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстанның барлык районнарында алда көтелгән язгы ташуга әзерлек эшләре тәмамланган. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасына Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков эш сәфәренә килде.  

«Казан» халыкара аэропортында Андрей  Кобяковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Примож Шелиго әфәнде белән очрашты. Очрашу «Казан ярминкәсе» КҮдә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International