ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенә эш сәфәре кысаларында БМӘ икътисад министры Солтан бән Саид Әл-Мансури белән очрашты. Очрашу Дубайда узды.


22
ноябрь, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.  “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсының кагыйдәләре буенча ул ел саен Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте дәрәҗәсен күтәрү, дәүләт идарәсенең алдынгы тәҗрибәләрен тарату, иң яхшы профессиональ алымнар һәм белемгә ия дәүләт хезмәткәрләрен ачыклау һәм аларны бүләкләү максатында үткәрелә. 

Социаль ипотека механизмын кулланып, кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү буенча Татарстандагы бүгенге схема – проблеманы хәл итүнең бердәнбер мөмкинлеге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында уздырылган традицион атналык республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


21
ноябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Казанның "Татнефть -арена" боз сараенда “Turkvizyon-2014” II Халыкара җыр конкурсы финалы булды. Финал өлешендә 15 җырчы чыгыш ясады. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, төрки телле илләрнең һәм оешманың төбәк-әгъзалары мәдәният министрлары мәртәбәле кунак сыйфатында катнашты.
Бүген Казан Ратушасында ТӨРКСОЙ Халыкара төрки мәдәният оешмасы Даими шурасының XXXII утырышы бара. Утырышның ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТӨРКСОЙ Генераль секретаре Дүсен Касеинов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Презхиденты Рөстәм Миңнеханов "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елын ябу тантанасына килгән делегацияләр җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елын ябу тантанасына килгән илләр делегацияләре вәкилләренә рәхмәт белдерде. Без бергә дөнья мирасы байлыгын саклап калырга тырышабыз, илләребез арасында хезмәттәшлекне ныгытабыз, дип әйтте ул. Казан - Астана һәм Икешәһәрдән соң төрки дөнья башкаласы исеменә лаек булучы өченче шәһәр, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Өмет Ярдым белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин катнаштылар.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков кичә Мәскәүдә “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту” ENES-2014 халыкара форумында катнашты. Республика Хөкүмәте башлыгы форумда ТР делегациясен җитәкләде.

20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Казан Кремле" музей-тыюлыгының "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Барлык гасырлар нәтиҗәләре. Россиядә тарихилык чоры. 1820-1890 еллар" күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды. Экспозициягә Дәүләт Эрмитажында сакланган әсәрләр кергән.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Умит Ярдым белән очрашты.

Умит Ярдым Төркия Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе итеп 2014 елның 1 октябрендә билгеләнә. Казанга ул ТӨРКСОЙ әгъза-илләренең Мәдәният министрлары даими советының 32нче утырышында һәм “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елы ябылу тантанасында катнашу өчен килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International