Роман Шәйхетдинов “Транснефть” вице-президенты Андрей Бадалов белән очрашты

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә “Транснефть” ГАҖ вице-президенты Андрей Бадалов белән очрашты.

Очрашуда катнашучылар Россия нефть үткәргеч компаниясе Иннополис белән бергә планлаштырылган һәм гамәлгә ашырыла торган IТ проектлар турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы, аерым алганда, Иннополис,  “Транснефть” ГАҖ белән мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 2016 елдан актив хезмәттәшлек итә.

Хезмәттәшлек кысаларында Иннополис университеты цифрлаштыру өлкәсендә ярдәм итә һәм компания өчен корпоратив геомәгълүмати системаны (КИС ГИС) эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International