Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополис университетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасында катнашты.
Тантанада шулай ук Иннополис университетының Күзәтчелек советы әгъзалары, “Diginavis” компаниясе идарәсе рәисе Николай Никифоров һәм университет ректоры Александр Тормасов катнашты.
2021 елда Россия IТ югары уку йортын 208 студент – 69 магистр һәм 139 бакалавр тәмамлады, 21е кызыл диплом алды. Сессияне отличнога тапшыручылар Иннополиста торак алу өчен 700 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
“Иннополис университетын тәмамлаучыларның күбесе Иннополис компанияләрендә эшкә калуы безне бик сөендерә. 2014 елдан университетны тәмамлаучыларның яртысы хәзерге вакытта Иннополиста яши (850 кешенең 434е), шуларның 23е үзләренең стартапларын булдырды. Бу сезнең туган шәһәрегез, һәм аның ишекләре һәрвакыт сезнең өчен, сезнең идеяләр һәм проектлар өчен ачык!”, - дип мөрәҗәгать итте Роман Шәйхетдинов тантанада катнашучыларга.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Иннополис университетының Күзәтчелек советы әгъзаларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Университет командасына барлык планнарын, яңа идеяләрне һәм проектларны тормышка ашыруны, университетны тәмамлаучыларга тормышта зур казанышларга ирешүне теләде.