Роман Шәйхетдинов: ”Дәүләтнең бурычы – көчле идеяләрдән көчле компанияләр үстерүгә ярдәм итү”

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Иннополиста ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә “Иннополис” МИЗның  стартаплар буенча 12 нче экспертлар советы утырышы узды.

Утырышта “Иннополис” МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев, Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин катнашты.

Экспертлар советы YES SHE CAN ачык халыкара конференция кысаларында узды, ул ИТ-индустриядә хатын-кызлар лидерлыгына багышланган иде. Анда медицина, лингвистика, матурлык индустриясе, транспорт һәм мәгариф өлкәләрендә кызыклы фикерләр авторлары – хатын-кызлар җыелды.

12 нче экспертлар советы уңышлы узды – чыгышлар нәтиҗәләре буенча 22 инвестицияләр һәм венчур фонды алга таба стартап-проект авторлары белән хезмәттәшлек итүгә кызыксыну белдерде.

“Бүгенге экспертлар советында көчле идеяләр тәкъдим ителде, һәм дәүләтнең бурычы – аларга көчле компания булып үсәргә ярдәм итү, - дип билгеләде Роман Шәйхетдинов. – Россия Хөкүмәтенең бу өлкәдәге соңгы инициативаларының берсе - проект-маяклар. Ышанам, бу проектларны гамәлгә ашыру Иннополиста югары технологияле стартаплар саны артуга китерәчәк!”.

Стартаплар сайлау буенча экспертлар советы Иннополиста ай саен уздырыла. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар Иннополис территориясендә эшләргә мөмкинлек ала, аларга берничә өстенлек бирелә – офис арендалауга ташламалар, 1% лы түбән салым ставкасы, шулай ук кадрлар буенча, бухгалтерлык һәм юридик ярдәм.

Бүгенге көндә “Иннополис” МИЗда 100 дән артык стартап эшли, шуларның  20 се Иннополис университеты студентлары һәм аны тәмамлаучылар тарафыннан булдырылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International