ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2014 ел
җомга
Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитриий Медведев Курск шәһәрендә урып-җыюның барышы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру буенча чаралар турында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.
2015 елда Татарстан Республикасында социаль программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Арча муниципаль районы активы белән очрашуда белдерде. Очрашу Арча шәһәренең күпфункцияле мәдәни-спорт үзәгендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Арча муниципаль районына булган эшлекле сәфәре кысаларында Арча шәһәренең 7нче гомуми белем бирү мәктәбендә булды.

1989 елда төзелгән ике катлы бинага капиталь ремонт ясалган. Илдар Халиков мәктәпнең спорт залын, тарих, география, химия һәм биология кабинетларын, актлар залын, медпунктны карады.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов I Халыкара хатын-кызлар конгрессында катнашучылар белән очрашты. Очрашуда Казандагы конгресс делегатлары булган Россиядәге чит ил вәкиллекләренең хатын-кыз хезмәткәрләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International