Алексей Песошин Россия һәм Казахстанның төбәкара хезмәттәшлек форумында катнаша

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Экология һәм яшел үсеш өлкәсендәге хезмәттәшлек” темасына Россия һәм Казахстанның төбәкара хезмәттәшлегенең XVII форумында катнаша.

 Форум кысаларында Россия-Казахстан эшлекле советы утырышы, панель сессияләре (“Трансчикле су объектлары”, “Климат үзгәрү”, “Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы”), шулай ук форумның пленар утырышы уза.

Чаралар онлайн режимда уза.

Форум Казахстан һәм Россия төбәкләре арасындагы багланышларның перспектив юнәлешләре турында фикер алышу, ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту, эшлекле багланышларны диверсификацияләү, шулай ук ике илнең хакимият һәм бизнес вәкилләре өчен аралашу мәйданчыгы булып тора.

Форумда ике ил чигендә урнашкан Җайык (Урал), Ертіс (Иртыш) сулыклары һәм башка эре елгаларның экосистемасын саклау, Каспий тюлененың биотөрлелеген, популяциясен арттыру, климат үзгәрүе мәсьәләләре карала.

Шулай ук әлеге чара катнашучылар арасында экология, геология һәм табигать ресурслары өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән төгәл килешүләргә ирешү өчен халыкара диалоглар мәйданчыгын булдыра.

Форум онлайн форматта 28-30 сентябрьдә дәүләт башлыклары катнашында уздырыла. Владимир Путин һәм Касым-Жомарт Токаев видеоконференция режимында форумның пленар утырышында катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International