ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бавария (Германия Федератив Республикасы) Премьер-министры Хорст Зеехофер белән очрашты.

Очрашу Мюнхенда узды, анда Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәрендә (2017 елның 4-5 мае).

Кунакларны сәламләп, Зеехофер хәбәр иткәнчә, Бавария белән Россия арасында күп еллар инде яхшы мөнәсәбәтләр сакланып килә. Ул билгеләп үткәнчә, Бавария җитәкчелеге ел саен Россиядә була, ил Президенты Владимир Путин белән очраша.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Linde AG компаниясе президенты һәм генераль директоры профессор, доктор Альдо Беллони белән очрашты. 

Очрашу Мюнхенда (ФРГ, Бавария) Linde AG компаниясенең штаб-квартирасында узды.

Рөстәм Миңнеханов Мюнхенга килү мөмкинлеге һәм очрашу өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, «Линде» компаниясе инде ике дистә ел буена  Татарстан Республикасының нефть химиясе предприятиеләре – «Казаноргсинтез», «Нижнекамскнефтехим», ТАИФ-НК белән уңышлы хезмәттәшлек итә.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда «Линде Инжиниринг» предприятиесендә булды.   

Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата йөрүче затларга «Линде» (Linde AG) компаниясен төзү тарихы турында сөйләделәр. 

Linde AG –  немец трансмилли инжиниринг химия корпорациясе, бик күп илләрдә филиаллары бар. Штаб-квартирасы Мюнхенда, Бавария (ФРГ).  Эшчәнлегенең башлангыч чорында суыткыч техника, газларны сыек хәлгә китерү технологияләрен эшләү һәм җитештерү, ректификацияләү һәм аеру өлкәсендә махсуслашкан.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International