Алексей Песошин: 60 яшьтән узган кешеләр арасында Covid-19 авыруы югары дәрәҗәдә

2021 елның 27 ноябре, шимбә

ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Covid-19 авыруы таралуга каршы көрәш буенча чаралар хакында фикер алыштылар.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә,Татарстанда коронавирус очракларының арту темплары бераз түбәнәйсә дә, вазгыять киеренке булып кала. 60 яшьтән узган кешеләр арасында инфекция йоктыручылар арта.

22 ноябрьдән республикада өстәмә чикләүләр кертелде. Аның буенча җәмәгать транспортыннан QR-код яки вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документы булган 18 яшьтән олырак кешеләр файдалана ала. QR-коды яки тиешле документы булмаган өлкән яшьтәге гражданнарның транспорт карталары вакытлыча гамәлдән чыгарылды.

Алексей Песошин искә алганча, 26 ноябрьдән карарга үзгәрешләр кертелә, аның буенча коронавируска каршы ике компонентлы вакцинаның беренче компонентын алган яки бер компонентлы вакцина ясаткан гржданнар җәмәгать транспортыннан файдалану хокукына ия.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, прививка ясатырга теләүчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган. Татарстанда 175 вакцинация пункты эшли, шуларның икесе - тәүлек әйләнәсе. Республикада 2 млн 14 мең кеше беренче компонентны алган.

Шулай ук эпидемиологиягә каршы һәм профилактика чараларының үтәлешен тикшерү буенча Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) һәм хокук саклау органнарының эше дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International